События

“Эх, чәчәкләре дә чәчәкләре!” дигән исем астында чәчәкләргә күмелеп утырган иң матур йортлар барланды. 24.07.2021

“Эх, чәчәкләре дә чәчәкләре!” дигән исем астында чәчәкләргә күмелеп утырган иң матур йортлар барланды.

Мондый чара Питомник бистәсендә күп еллардан бирле үтә. Алдагы елларда ул бәйге формасында оештырыла, соңыннан урам бәйрәмендә җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырыла иде.

Быел заман чире тагын андый чараларга нокта куйды, әмма Питомник клубы җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина традицияне дәвам итеп, чәчәкле йортларның фотоларын инстаграм битендә күрсәтеп барырга булды.

 – Башта: “Әйдәгез, җәй буе тырышып, тәрбияләп үстергән,  йортларыбызга ямь биреп торган матур чәчәкләребез белән уртаклашыйк әле”, – дип халыкка мөрәҗәгать иттем. Җәй икенче яртысына аяк басты. Утырткан гөлләр чәчәккә күмелде. Нәтиҗә ясар вакыт җитте. Хәзер һәрберсенең өендә булып, чәчәкле бакчаларын, капка төпләрен, ишегалларын фотога төшерәм, кемнәр икәнен күрсәтеп, язып (һәрберсе турында аерым хәбәр итеп) инстаграм битенә куям, – диде Нәсимә. – 2014 елдан, бу клубка җитәкче булып килгәннән бирле оештырам бу чараны. Беренче елны ук җиңүчеләрне таныту максатыннан зурлап урам бәйрәме уздырдык. Шуннан алып ул матур гадәткә әверелде. Берсеннән- берсе уздыра-уздыра күп итеп чәчәкләр үстерә башладылар.

Гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләгән бу ханымның энергиясенә сок-ланып туймаслык. Нәрсәләр генә уйлап тапмый ул. Нинди генә чаралар оештырмый. Ул җитәкләгән “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле “Балкыш” республика фестивалендә дүрт тапкыр лауреат кына булды.

– Каян килә сиңа шуның кадәр энергия? – дип үземнән дә сорыйлар. Мин бер урында гына торырга яратмыйм, бертөрлелектән туям. Үзенчәлек кирәк миңа, – диде ул. – Шуңа эзләнәм, табам. Ярдәмгә килергә әзер торган яшь йөрәкләрем бар.

Үзенчәлек кирәк, дигәннән... 22 апрель Ленин бабай туган көнне клуб каршында өмә үткәрә ул. Ансамбльгә йөрүчеләр бар да диярлек өлкән яшьтә. Хезмәт һәм сәнгать ветераннары. Ленин туган көндәге өмәләрне хәтерлиләр. Үзенчәлек кертеп, шул чакларны искә алалар. Ленин бабайның портретын клуб каршына чыгарып эләләр, бөтенесе бергә клуб территориясен тәртипкә китерәләр. Соңыннан җырлап, биеп өмәгә бәйрәм төсе кертәләр. “Җырчыбыз сугыш чоры баласы Лениза Садыйкованың Бөек Октябрь Социалистик Революциясе юбилее уңаеннан бирелгән медале дә бар. Ул аны да күкрәгенә тагып килгән иде”, – дип искә алды ул көнне Нәсимә Гарифуллина. Юк кына нәрсә кебек, әмма үзенчәлекле.

Быел эссе һава булгангадыр инде, чәчәкләр авырдан үсә. Тәрбия дә күбрәк кирәк. Әмма бер чәчәк үстерү чире йоккан икән, аннан аерылып булмый инде. Авырмы, җиңелме, тырышасың, тырмашасың, булмаган вакытларыңны бар итәсең, әмма утыртасың, карыйсың, үстерәсең. Матур да бит. Капка төбеңә кайтып, ишегалдыңа керүгә, сине аллы-гөлле чәчәкләр каршы ала. Арганнар онытылып, ачулар юкка чыгып, күңелләр күтәрелеп китә. Чәчәкләр бит ул – тормыш бизәге.

Бу көннәрдә Нәсимә Гарифуллина әнә шул матурлыкка хозурланып, шуннан ямь алып, хуҗаларының күңелен күреп йөри, бөтенесе турында да инстаграм битендә мәгълүматлар язып куя. Мин дә даими алар белән танышып барам.

Фотосурәтләргә һәм язмаларга караганда, бик матур, чәчәкләргә күмелеп бетеп утыручы йорт тирәләре, ишегаллары бар. Кайберләре чәчәк кенә утыртмаган, төрле фигуралар ясап куйган. Менә аллы-артлы чәчәкләр “төяп” велосипед җилдерә, арба чәчәкләр белән тулган, капкадан өйгә кадәр ике яклатып куаклар озата бара, пластик шешәләрдән ясалган чәчәкләр, җил тегермәне үзенчә бер матур күренеш булып урын алган һәм башкалар.

Инстаграм битендәге Нәсимә Гарифуллина язмаларына күз салыйк. “Эх, чәчәкләре дә чәчәкләре”. Арча станциясе Сәйдәш урамы, 30нчы йортта яшәүче Гарифуллиннар йорты каршында үсеп утыручы чәчәкләр”, – дип үзеннән башлаган ул. Нәсимә үзе дә чәчәкләр күп үстерә. “Башта ләләләр, аннан ромашкалар, лилияләр, розалар, петунияләр һәм башкалар чиратлашып чәчәк ата. Шулай аралаштырганда гына бакча һәрвакыт матурлык үрнәге булып тора. Башка елларда аеруча күп утырта идем. Быел төзекләндерү эшләре баргач, өстенә әйберләр төшеп, әрәм булырлар, дип, бераз киметтем. Алар урамны, бакчаны яки ишегалдын гына түгел, күңелне бизәп торалар бит”, – диде ул.

“Сез Питомникта, Урманлы урамы,  4нче йортта яшәүче Фәрдия һәм Шамил Шәмсетдиновлар йортындагы чәчәкләрне күрәсез. Фәрдия  клубта үткән мәдәни чараларда да катнаша, ул безнең актив тамашачыбыз да”.

Питомникта Кленовая урамы, 8нче йортта яшәүче Гүзәлия Сафиуллина менә шундый матур чәчәкләр үстергән. Гүзәлиянең үзе шикелле,  чәчәкләре дә әллә кайдан балкып, елмаеп тора”.

Бу фотоларда Арча станциясе, Азин урамы, 44нче йортта яшәүче Зөлфирә Габделбәрова һәм кызы Гөлнара тәрбияләп үстергән чәчәкләрне күрәсез.

Питомникта Урманлы урамы, 5нче йортта яшәүче Эльза һәм Камил Исламовлар йорты янында бик матур үсеп утыручы чәчәкләр бу. Күпме хезмәт, тырышлык, кул көче кирәк”.

Питомникта Болынлы урамы, 2нче йортта Минҗамал һәм Фәрит Маннановлар чәчәкләре. Йортлары чәчәк эчендә утыра дип белерсең, ниндиләре генә юк. Шул ук вакытта бик күп төрле яшелчәләр үстерәләр. Бик тырыш, киң күңелле, ачык йөзле, кунакчыл кешеләр. Әле ике мөмкинлекләре чикле ир-ат тәрбиялиләр. Барган саен, сокланып кайтам бу гаиләгә. Тормышларыгыз һаман шулай чәчәк атсын”.

Әлфия һәм Илнур Миннехановлар Питомникта Урманлы урамы, 1нче йортта яшиләр. Аларның чәчәкләре капка төбеннән үк башлана. Башта сок-ланып карап тордым. Ишегалларында да бик күп чәчәкләр”.

Фәния Сабирҗанова Божа авылында үз йорты белән яши. Бик күп төрле чәчәкләр, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр үстерә, бәрәңге бакчасы зур. Бик уңган, булган, тырыш ханым. “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамблендә җырлый, бер репетициядән дә калмый, Питомник клубында үткәрелгән һәр чарада актив катнаша.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ekh-chchklre-d-chchklre-dign-isem-astynda-chchklrg-kmelep-...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение