События

Терлекчелек эшенә йомгак ясадылар 30.07.2021

Терлекчелек эшенә йомгак ясадылар

Узган шимбәдә терлекчелектә 6 айлык һәм июнь аендагы эшкә йомгак ясадылар.

Бу юлы да “Северный” ширкәтенә җитүчеләр булмады, күчмә кубок та шушы хуҗалыкта калды.

Быел алты айда 2020 елның  шул чоры белән чагыштырганда 94 процент күләмендә сөт савылды. “Северный” ширкәте 8782 центнер (29 процент) сөтне күбрәк сауды. “Ташкичү”, “Кызыл Яр”, “Тукай”, “Ашытбаш”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә үсеш 8–5 процент.

Сигез хуҗалыкта сөт җитештерү кимеде. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте узган ел алты айда 23122 центнер сөт җитештергән иде. Әлегә бу хуҗалыкта сыерлар бетерелде. Якын киләчәктә биредә терлекләрнең баш саны торгызылыр, дигән өмет бар.

Әмма әлеге ширкәттән башка җиде хуҗалык сөтне кимрәк сауды. “Игенче” ширкәтендә – 3194, “Кырлай” ширкәтендә – 2550, “Ашыт”та – 965, “Яңарыш” та 944 центнерга кимеде.

“Яңарыш” ширкәте турында аерым әйтеп үтәм. Яңа инвесторлар бу хуҗалыкта яңарыш кына түгел, ә зур алгарыш та ясадылар. Терлекчелектә кертелгән яңа технологияләр зур мөмкинлекләр ача. Беренче эш итеп лейкозлы  сыерларны бетерделәр, нәселле таналар кайтарылды. Барлык күрсәткечләр үсүгә таба бара. Сыерларны каплату, бозау алу тәртипкә салынды. Баш саннары арта, хәзер торак мәсьәләсе көн тәртибенә килеп басты.

Быел ширкәттә 300 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы, сөт блогы сафка керәчәк. Алдагы елларда тагын шундый дүрт комплекс төзү  күздә тотыла.

Иске Чүриледә терлекләр өчен азык үзәге төзи башладылар.

“Кырлай” ширкәтендә дә сөтчелек комплексы төзелә. “Северный”  ширкәтендә дә зур комплекс төзү өчен җир эшләре башланды.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/terlekchelek-eshen-yomgak-yasadylar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение