События

Мин сезгә хәерле очыш телим... 01.08.2021

Мин сезгә хәерле очыш телим...

Узган шимбәдә Арчада “Җиһангирлар” инициатив төркеме оешуга 10 ел тулуга багышланган очрашу шушы сүзләр белән башланып китте. Чараның башлап йөрүчесе һәм оештыручысы, “Җиһангирлар” инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов юкка гына килгән кунакларга “хәерле очыш” теләмәде. 1961 елда, 60 ел элек, Сергей Королев Юрий Гагаринны әлеге сүзләр белән галәмгә озата.

Ә 10 ел элек, беренче кешенең галәмне яулавын билгеләп үткән вакытта “Җиһангирлар” инициатив төркеме оеша (“Җиһангир” – галәм кешесе).

Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова үзенең чыгышында шушы 10 ел эчендә зур эш башкарылуын билгеләп үтте. “Бүген “Җиһангирлар” төркеменең матур бәйрәме, юбилее. Әлеге 10 ел эчендә күпме эш эшләнгән, күпме хезмәт куелган. Шушы хезмәт өчен, Хәлил Шәйхенурович, Сезгә, һәм төркемне үстерүгә өлешен керткән һәр кешегә зур рәхмәт”, – диде ул һәм Хәлил Гайнетдиновка Арча рәсеме төшереп ясалган сәгать бүләк итте. Әлеге сәгать галәмгә һәм галәмгә очучыларга багышланган күргәзмәдә үз урынын алды.

Баштарак әлеге чара апрель аенда үткәрелер, дип уйланыла. Ул  “Җиһангирлар” төркеменең 10 еллыгы белән беррәттән Юрий Гагаринның галәмгә очуына 60 ел тулуга да багышлана. Тик йолдызлар башкачарак “фикер йөртә”. Очрашу җәйгә кадәр кичектерелә. Һәм менә җәйнең кояшлы матур көнендә җылы, дусларча мохиттә “Җиһангирлар” төркеменең матур юбилеена багышланган очрашу узды. Икенче төрле аны космонавтиканы өйрәнүчеләрнең һәм әлеге өлкәне үстерергә теләүчеләрнең җанлы әңгәмәсе, дип әйтеп булыр иде. Чараның башланып китүе дә үзенчәлекле булды. Ул “гагаринча чәй” эчү белән башланып китте. Чарага белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, галәм белән кызыксынучылар, шулай ук моннан күп еллар элек Байконур космодромын төзүдә катнашучылар чакырылган иде. Алар дөньяда иң зур космик проект – “Энергия-Буран” проектын төзүдә катнаша. “Безнең “Буран” беренче очышка китеп, Җир тирәли ике әйләнеш ясады һәм автомат режимында уңышлы төшеп утырды, – дип таныштырды Хәлил Гайнетдинов. – Бу Советлар Союзының зур уңышы була, тик проект ябыла”.

Очрашуга килгән кунаклар Җир шарына галәм киңлекләреннән карарга теләк белдергән беренче татар кешесе – Фәрит Әюповны алкышлар белән басып сәламләде. Билетлар инде алынган. Ричард Бренсон (билет саткан компания җитәкчесе) быелның 11 июлендә галәмгә беренче очышын ясады. “Боз кузгалды”, – дип билгеләп үтте Хәлил Гайнетдинов. Ә Фәрит Әюпов кайчан да булса космик туризмның гадәти хәлгә әйләнәсенә ышана. “Без зур үзгәрешләр алдында торабыз, – дип сөйләде ул. – Гагаринның галәмне яулавының юбилей елы гаять уңышлы булып чыкты. Быел ике компания галәмгә очыш ясады. Бу әлеге юнәлештә 15-20 еллык эш нәтиҗәсе. Әлеге компанияләр яңа технологияләр өстендә эшли. Мәсәлән, Virgin Galactic компаниясе космолетында гибрид двигателе урнаштырылган. Ул “Буран”га ошаган. “Буран” кебек төшеп утыра. Blue Origin кислород-водород двигателе куллана. Россиядә алар әле кулланылмый. Әлеге технологияләр галәмне яулауга зур этәргеч бирә”. Фәрит Әюпов һәм очрашуга килгән кунаклар аның галәмгә очуы якындагы бер-ике ел эчендә булыр, дип ышана. Галәмне яуларга теләүчеләр саны аз түгел – чиратта 600 кеше.

2021 елның космос өлкәсендә әһәмиятле вакыйгаларга бай булуын Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова да билгеләп үтте. “1961 елда булган тарихи вакыйга белән ул вакытта барлык совет халкы горурлана. Тик бүгенге яшьләр әлеге вакыйгалардан ерагая, – диде ул. – Шуңа күрә дә үсеп килүче буынга аның әһәмиятен аңлату һәм галәмне яулаган беренче кешенең безнең ватандашыбыз булуы белән горурлык хисе тәрбияләү безнең бурыч булып тора”.

Арча педагогика көллияте һәм “Җиһангирлар” инициатив төркеме белән берлектә оештырылган чаралар турында “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин да әйтеп үтте. Ул шулай ук радио тыңлаучылар яратып өлгергән “Җиһан серләре” тапшыруы белән таныштырды.

Үсеп килүче буын белән эш безнең район белән генә чикләнми. Очрашуның кунагы, Татарстан Республикасының халык укытучысы, озак еллар Казанда 2нче татар гимназиясен җитәкләгән Камәрия Хәмидуллинаның укучысы Надир Баһавиев Америкада үзенең космик компаниясен булдыра.

Тантаналы өлештән соң кунаклар уңайлы автобуста, Арчаның тарихи урыннары аша узып, стадионга юл алды. Чәчәкләргә күмелеп утыручы стадион һәркемнең күңеленә хуш килде. Тирә-юньдә тудырылган матурлыкка сокланып, кунаклар Җиһангирлар аллеясына килеп җитте. “Без әлеге аллеяга 2016 елның октябрендә, беренче Татарстан кешесе Сергей Рыжиков галәмгә очкан вакытта нигез салдык. Старт вакытын Интернет аша күзәтеп бардык һәм Сергей галәмгә очкач, кирегә юл юк, дип аллеяга нигез салдык”, – дип аллея тарихы белән таныштырды Хәлил Гайнетдинов.

Моннан берничә ел элек Хәлил Гайнетдинов Ким Шакиров белән бергә “Галәм безне үзенә дәшә, җиһангирлар” (“Космос нас зовет, зихангиры”) дигән китап бастырып чыгара. Очрашу барышында тарих фәннәре докторы, археолог Фаяз Хуҗин әлеге китапны татарчага тәрҗемә итеп бастырырга тәкъдим итте. “Элек һәр малай космонавт булам, дип йөрсә, хәзер андый заманнар үтте. Сезнең максат та бит – галәмгә татар кешеләрен очыру. Әлеге китапны укыгач, татарлар арасында галәм киңлекләре белән кызыксынучы егетләр килеп чыкмасмы”, – диде ул.

Кайчандыр Байконур космодромын төзүдә катнашкан кунакларның чыгышы әлеге еллар кайтавазы белән сугарылган иде. Алар барысы да хезмәт иткән елларын искә алды, кызыклы вакыйгаларга тукталды. Җырладылар да, көлделәр дә – бүгенге чараның кунаклары һәммәсе Хәлил Гайнетдиновка шундый матур кичә бүләк иткән өчен рәхмәтле иде.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/min-sezg-kherle-ochysh-telim


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение