События

Алтын каләм ияләре 07.08.2021

Алтын каләм ияләре

“Идел” яшьләр үзәгендә балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының  XXVI “Алтын каләм” республика фестивале узды. Анда Арча “Нур” балалар телерадиостудиясе катнашты. Иң  зур делегация дә Арчадан иде. 18 бала телевидение, радио, татар матбугаты, блогерлык, SMM юнәлешләрендә көч сынашты.

“Радио” юнәлешендә Карина Прахова – беренче, SMMда Зәринә Хәкимова – икенче, телевидение юнәлешендә Ләйлә Заһриева, Әнвәр Мөхетдинов, Азалия Нигъмәтуллина, Алисә Йосыпова, Эмиль Галимҗанов  Арча “Нур” телестудиясе командасы составында икенче урын яуладылар. “Авыл көче” номинациясендә Галия Мәҗитова җиңүче булды. Азалия Сабитова һәм Илүзә Шәмсемөхәммәтова “Ялкын” журналының махсус призы белән бүләкләнделәр. 

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/altyn-kalm-iyalre


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение