События

Агитбригада – юлда 08.08.2021

Агитбригада – юлда

Арча Мәдәният йорты каршындагы агитбригада ел дәвамында юлда.

Арча Мәдәният йорты каршындагы агитбригада ел дәвамында юлда. Кышын кечкенә авылларга барып концертлар куйдылар. Урам концертлары соңгы арада бик ешаеп китте. Ә башка вакытта агитбригада басуларга, ындыр табакларына юл тота.

– Язын чәчү вакытында кырга чыктык. Хәзер ындыр табакларында эшләүчеләрне ял иттерәбез, – диде агитбригада җитәкчесе Расих Галимҗанов. – Беренче булып “Игенче” ширкәтенең Наласа ындыр табагында булдык.

Анда Миләүшә Фәрхуллина, Әмир Нигъмәтҗанов, Данис Гайфуллин, Расих Галимҗанов, Динар Бариев авыл хезмәтчәннәренә яраткан җырларын бүләк иттеләр.

 Агитбригаданы чираттагы чыгышы Иске Ашыт ындыр табагында үтте.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/agitbrigada-yulda


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение