События

Бездә тәмам 09.08.2021

Бездә тәмам

Бер атна буе мин икенче бер мохит белән яшәп алдым. Ни өчен дисезме?

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” әсәре буенча татарча кинофильм төшерелде. Бу эшне “Татаркино” башкарды. Билгеле, төшерү язучының туган авылы Гөберчәктә, ул укыган педагогия училищесында (Мөхәммәт абый укырга кергәндә училище Үрнәк бистәсенә күчерелеп торган чоры), Чөмә-Елга авылларында, ә кышкы мизгелләрнең бер өлеше Сикертән авылында төшерелде.

Гөберчәк авылы халкы кино төшереләчәген белгәч нык куанды, чөнки бу – тарихи вакыйга. Киноны экраннан караганда гына рәхәт икән. Мин үзем төшерү төркеме янында еш булдым. Һәр хезмәткәрнең үз эшенә җаваплы, намус белән каравын тойдым. Һәрбер мизгелне төгәллек белән эш итү өчен никадәр кеше хезмәт куя, никадәр аппаратура кулланыла: тавыш, декарация, киенү, бизәнү, яктылык һ.б.

Ләкин кино төшерү өчен язучының әсәрендә тасвирланган чорга туры килә торган өйләр, клуб сайларга кирәк иде. Бу эшне төшерү башланганчы ук алдан эзләдек. Авылыбызда буш калган, ләкин элеккеге йөзен югалтмаган өйләр дә, җиһазлар да табылды. Бу эштә авылдашларыбыз актив катнашты. Туганы, гомере буе китапханәче булып эшләгән Рәкыя апа Латыйпованың өен Әминов Мөдәрис, икенче йортны Гайфуллина Рузалия апа кино төшерү өчен кулланырга рөхсәт бирде. Чөмә-Елга авыл клубында да кино төшерелде. Төшерү төркеме килгәнче йортларның, клубның эчен, территориясен чистартып куярга да кирәк иде. Бу эшне алар үзләренең туганнары, авылдашлары белән өмә ясап әзерләделәр. Аларның һәркайсына олы рәхмәтемне әйтәм.

Өйләрне бизәү өчен сугыш һәм аннан соңгы елларда кулланышта булган әйберләрнең күп өлешен Мөхәммәт Мәһдиев, “Казан арты” тарих-этнография музейларыннан алсак, калганнарын табуда авылдашларыбыз ярдәм итте. Зур йозак, көянтә, йон оекбаш, кадак, чүкеч, утын, карават, урындык, киезләр, чәйнек һ.б. – барысы да элеккеге чор әйберләре. Алар янына чүпрәк-чапраклары да кирәк: чиккән сөлге, ашъяулык, карават кырыйлары, һ.б. Алар да авылдашларыбызның сандыкларыннан чыгып, тарихта үз урыннарын алдылар. Вак һәм бар әйберләр бит болар диярсез. Юк!

Кино көннең төрле вакытында төшерелде. Гөберчәктәге иртәнге таң нуры, көн уртасы, кичке шәфәкъ  кадрларда ачык чагылды. Төшерү төркемендә эшләүчеләр уйнаучы геройлар белән бер дулкында яшәделәр һәм эшләделәр. Режиссер, аның ассистентлары: “Ардык, әйдә туктыйк”, – димичә, көне буе эшләве соклану хисләре дә тудырды. Чөнки бер үк кадр күп тапкырлар төшерелә.

Төшерү барышында сөрелгән җир дә, былтыргы салам кибәненең басуда булуы, иске тегермән бинасының сакланып калуы да кино төшерүчеләр өчен файдага гына булды. Тагы шунысы куанычлы: авылдашларыбызның кайберләре кинода төштеләр. Бу да тарихи вакыйга булып калачак. Гөберчәк авылының сихри табигате, матур бизәкле тәрәзә йөзлекләре булган өйләре, тынгысыз, актив кешеләре белән Чөмә-Елга авыл клубы кинода төшүче герой-артистларның, төшерү төркемдәгеләрнең күңелендә сакланыр.

Безнең якларда кино төшерү шуның белән тәмам. Хәзер киноны экраннардан карауны көтеп калабыз...

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе,

Гөберчәк авылы.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bezd-tmam


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение