События

Туганнары хәбәр бирсеннәр иде 10.08.2021

Туганнары хәбәр бирсеннәр иде

Үзем һәм әтием турында интернетта материаллар күп...

Арча районы Югары Курса авылыннан фронтка киткән Хәмзин Муса Габбас улы, 1924 елгы. Аның балалары, оныклары бар микән? Булса, бу язма алар күңеленә хуш килер дип уйлыйм.

Минем әтием Нәфикъ Яһудин Төньяк-Көнбатыш фронтта була. Башта миномет отделениесе командиры, ә 1942 елның июленнән “Ватан өчен” дип аталган татар телендә чыгучы фронт газетасында эшли. Шул газетада эшләгән чорында ул, алгы сызыкка яки эвакогоспитальләргә барып, татар, башкорт, үзбәк һәм казах сугышчылары белән очраша һәм аларның сөйләгәннәре буенча газетага материал әзерли. Әтиемнең әлеге фронт язмалары арасыннан Арча районы кешесе дә килеп чыкты. Менә ул язма.

“30.05.1944. Эвакогоспиталь №107.

Хәмзин Муса Габбас улы, 1924. Татарстан, Арча р-ны, Югары Курса. ВКП(б) член – 22.03.44. Сержант. “Батырлык өчен” һәм “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләре бар. Фронтта – 1943 елның январеннән.

916нчы Аерым полк. Башта курку: “Беренче мәртәбә, үзегез беләсез, куркыныч була инде ул...” – ди. Миномётчы, рядовой коручы була. Тора-бара төзәүче итәләр.

Май ае. Сугыш бара. Элемтәчеләр яралана, элемтә өзелә. Рота командиры Хәмзинга әмер бирә: элемтә булдырырга! Кичкырын, пычрак... Хәмзин бер өзекне таба, кабель очын кулына алып, алга китә... Биш урыннан өзек булып чыга. Хәмзин дошман уты астында яңа чыбык алып килә һәм, өзелгән урыннан ялгап, элемтә эшли... Кире кайтканда инде караңгы төшкән була. Немец артиллериядән атмый, пулеметтан гына атып тора. Кайту белән, рота командиры рәхмәт белдерә һәм – “Сугышчан хезмәтләре өчен” медаленә тәкъдим итә... Орша янында була бу.

Бераз туктап торганнан соң, яңадан һөҗүм. Артта сазлык. Сугыш кирәк-яраклары китерер өчен җайсыз. Берничә кеше юл төзүгә алына. Хәмзинны расчет командиры итеп куялар: дүрт кеше урынына төзәүче Дудин белән икәү генә калалар. Немецлар контратакага күтәрелгән вакытта утны яхшы бирәләр... Безнең разведкага яхшы ярдәм иткән өчен икесе дә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә: бер миномет белән дошманның җиде пулемет ноктасын юк итәләр, күп немец кырыла...”

Менә шундый язма табылды әтием Нәфикъ Халик улы Яһудинның архивыннан. Язма башына куелган тамгага һәм язма ахырындагы “Н.Халиков имзасы белән бирергә” дигән язуга караганда, бу материал “Ватан өчен” газетасында басылган булырга тиеш. 1944 елның берәр июнь санында түгел микән...

Интернет мәгълүматларына караганда, Хәмзин Муса дигән егет сугыштан исән кайткан: 1985 елда аңа икенче дәрәҗә Ватан сугышы  ордены бирелә. Балалары, оныклары булса, ничек яшиләр икән? Ике фронтовик, ике татар 1944 елда кайдадыр Белоруссия җирендә очрашып, сөйләшеп утырганнар, ә аларның балалары бер-беребезне белмибез дә. Үзем һәм әтием турында интернетта материаллар күп...

Марс Яһүдин,

Россия һәм Татарстан Язучылар, Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, Чаллы шәһәре

Минем адрес: Яр Чаллы, Сөембикә проспекты, 9/26, кв. 607

Ягудин Марс Нафикович

Өй телефоны: 8-(8552)-51-91-07


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tugannary-khbr-birsennr-ide


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение