События

"Алдына максат куя икән, шул максатка ирешмичә туктамый" 09.08.2021

"Алдына максат куя икән, шул максатка ирешмичә туктамый"

Кайвакыт аның җитезлегенә шаккатам. Гөлсинә ханымдагы тагын бер сыйфат – үҗәтлек.

Ниһаять, “Арск-информ” мәгълүмат үзәге “Бәллүр каләм”ле булды. “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе хәбәрчесе Гөлсинә Зәкиеваны зур җиңүе белән котлыйбыз.

30 июль көнне “ТАТМЕДИА” бинасы янында зур чара узды – журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге XXIVнче “Бәллүр каләм – 2021” республика бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр. Бирегә республика шәһәр һәм район редакцияләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шулай ук “Бәллүр каләм – 2021” бәйгесе номинантлары чакырылган иде. Бәйгегә төрле номинацияләр буенча барлыгы 1823 эш килгән булган. Икенче турга үткән номинантлар арасыннан да иң-иңнәре сайлап алынган. “Һөнәре буенча иң яхшы” номинациясендә җиңү яулаган ике кешенең берсе безнең редакция журналисты Гөлсинә Зәкиева. 

Районыбызда Гөлсинә Зәкиеваны белмәгән кеше юктыр. Күпләр аны, беренче чиратта, район газетасында эчтәлекле мәкаләләр язучы буларак белә. 38 ел гомерен әлеге өлкәгә багышлаган Гөлсинә ханым үзенең хезмәт юлын укытучы булып башлап җибәрә. Иске Кырлай авылында туып-үскән кыз, Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң, Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта.

Иманым камил, әлеге юнәлештә эшләвен дәвам иткән булса да, Гөлсинә апа шундый ук югары дәрәҗәләргә, мактаулы исемнәргә лаек булыр иде. Чөнки ул һәркем белән уртак тел табып эшли белә, тирән белем, сүз һәм тел байлыгы анда җитәрлек. Бәхеткә, Гөлсинә Вазыйх кызы 1983 елда тормышын “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе белән бәйли. Берсеннән-берсе кызыклы мәкаләләр, мавыктыргыч, тормышчан язмалар Гөлсинә Зәкиева исеме белән чыга башлый. Әнә шулай башы белән иҗат эшенә чума ул. Редакциядәге иҗади шәхесләр арасында бик тиз үз эшенең остасы буларак танылган Гөлсинә ханымның язмаларын һәркем яратып укый. Чөнки алар үзебезнең арада яшәүче гади халык турында, һәркайсы аңлаешлы һәм үтемле итеп язылган.

Гөлсинә Зәкиева гадел, максатчан, олы йөрәкле, тыйнак шәхес. Гаиләдә яхшы тормыш иптәше, кайгыртучан әни, йорт җылысын саклаучы хуҗабикә. Тормышта гына түгел, сәхнәдә башкарган рольләре дә сокланырлык аның. “Җидегән чишмә” халык театрында өч дистә елдан артык эшләү дәверендә 30га якын роль башкарып халык мәхәббәтен яулый.

Хезмәттәшебез мәкаләләр авторы гына түгел, күпләгән хикәяләр һәм пьесалар иҗат итүче дә. Ике китабы дөнья күрде. Гөлсинә Зәкиева язган “Елый икән, елый ирләр дә” спектакле сәхнәдә генә уйналып калмыйча, фильм буларак та төшерелде. Эчтәлеге һәм куелышы ягыннан беркемне дә битараф калдырмады ул. Гомумән, аның һәр иҗат җимеше тирә-якка, кешеләргә, тормышка мәхәббәт белән сугарылган, алар һәркайсы тормышчан һәм йөрәккә үтеп керерлек.

Гөлсинә Зәкиева дистәләгән диплом, грамоталар иясе. Һәрдаим район һәм республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннарны яулый.

  • Бу бәйге дәрәҗәле, әмма анда җиңүе генә кыен. “Бәллүр каләм”не алырга инде берничә тапкыр омтылып карадым. Ике тапкыр номинантлар исемлегенә кердем. Быелгы чарага барганда җиңүем турында соңгы мизгелгә кадәр белмәдем. Көтелмәгән зур сөенеч булды. Хезмәттәшләремә, газета укучыларыма бик рәхмәтлемен. Алардан башка бу җиңүем булмас иде, диде Гөлсинә Зәкиева.
  • Гөлсинә Вазыйховнадан бигрәк мин күбрәк шатландым бугай бу бүләккә. Баш мөхәррир буларак редакциябез өчен куандым. “Бәллүр каләм”не алу – зур дәрәҗә. Кайчан да булса Гөлсинә апаның әлеге бүләкне алуында шигем юк иде. Сокланырлык шәхес, горурланырлык хезмәткәр ул. Кушылган эшне вакытында җиренә җиткереп башкара. Хәзер үк берәр язма кирәк дисәң, тиз арада эшләп тә бирә. Кайвакыт аның җитезлегенә шаккатам. Гөлсинә ханымдагы тагын бер сыйфат – үҗәтлек. Уйлаган эшен башкарыр өчен ул теләсә нинди киртәләр аша уза ала. Алдына максат куя икән, шул максатка ирешмичә туктамый, диде “Арск-информ” редакциясе баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/aldyna-maksat-kuya-ikn-shul-maksatka-ireshmich-tuktamyy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение