События

“Ут авылның хөрмәтле кешесе – Илдар хәзрәтнең гаиләсен бернәрсәсез калдырды. Ярдәм итәргә кирәк...” 13.08.2021

“Ут авылның хөрмәтле кешесе – Илдар хәзрәтнең гаиләсен бернәрсәсез калдырды. Ярдәм итәргә кирәк...”

Шура авылында зур янгын булды

Район үзәгеннән 50 км ераклыкта урнашкан авыл эченә кергәч туктадык.

Юлыбызга очраган бер абзыйдан (үзен Рәдис дип таныштырды) янгынның кай тирәдә булуын сораштык. Сүз уңаенда: “Янгын көчле булдымы?” – дип сорадык. “У-у-у, – дип, хис-тойгыларын әйтеп бетерә алмады абзыебыз. – Төнлә бигрәк тә шомлы ул янгын. Ярый әле җиле каты булмады. Бер елны өч йорт янды...”

Янгын булган урынга килеп туктадык. Бер йорт бөтенләй янып беткән, янәшәдәге йортка зыян булмаган, әмма аның мунчасы, каралты-курасы янган, аның янындагы йорт шулай ук яраксыз хәлгә килгән. Күршедәге йортка кердек.

– Безнең йорт янды, – дип борчылып сөйләде Илдар Шәймәрданов. – Үзебез өйдә юк идек. Казанда дини укуда идем. Өйдә гаиләсе белән кызым, кияү иде. 8 августта кичке сәгать 11ләрдә кыз өйалдына чыкса, анда төтенне күреп, шлангадан су сиптереп янгынны сүндермәкче була. Әмма эшнең җитди икәнен аңлап, йоклаган гаиләсен уята, янгынчыларга хәбәр итәләр. Эссе, коры вакыт, агач өй, янгын бик тиз җәелә. Без төнге сәгать 2ләрдә Казаннан авылга кайтып җиттек...

– Янгын нәрсәдән чыкты икән?

– Без өйалдының электр челтәрен яңага алмаштырган идек. Бәлки иске суыткычтан чыккандыр, белмибез... – дип сүзгә кушылды Илдарның җәмәгате Әлфинур ханым.

Илдар шушы авылдан. Гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә гомер итә. “КамАЗ” заводында эшли, Әлфинур – элемтә челтәрендә.  Бер кыз, бер ул үстерәләр. Балалар хәзер үз гаиләләре белән читтә яшиләр. Тәрбиягә ике ул алып үстерәләр. Аларга 15 яшь. Хәзер Илдар белән Әлфинур лаек-лы ялда. 2019 елда Шурага күчеп кайталар. Төп йорт янәшәсендәге укытучы Тәгъзимә апа йортын сатып алалар.

Авылда кем белән сөйләшсәм дә: “Ут авылның хөрмәтле кешесе – Илдар хәзрәтнең гаиләсен бернәрсәсез калдырды. Ярдәм итәргә кирәк”, – диләр. Ветераннар белән эшләүче гомер буе рус теленнән укыткан Рәфия Салихова: “Илдарның әти-әнисе Габделфәрт, Гөлшабану апаларны яхшы беләм мин. Авылның тәртипле кешеләре иде. Динебезне хөрмәт иттеләр. Элеккеге муллабыз бакыйлыкка күчкәч, Илдар авылның мулласы булды. Вазыйфаларын җиренә җиткереп башкара. Хатыны Әлфи-нур да Мөхәммәдия мәдрә-

сәсен тәмамлаган. Балаларга һәм авылның хатын-кызларына дини белем бирә”.

Авыл халкының янгынны сүндерергә ничек тырышканнарын сөйләгәндә Шурада гомер итүче Габдрахман абый Фәттрахмановның күзләренә яшьләр килде. “Менә моның кадәр кызлар (кулы белән кечкенә икәнлекләрен күрсәтә) чиләк тотып йөгерделәр... Җил булса, урамыбыз белән яна идек. Янәшәдәге сугыш ветераны Галим абый Хәкимов (ул мәрхүм инде) йорты ничек исән калды?! Янгынчылар сак-лады. Ә менә аның янындагы мәрхүмә Фәхирә апа йортына ут капты. Ул йортларда кеше тормый иде инде. Менә Илдар хуҗалыгы әрәм булды. Чәчәкләр, яшелчә үстереп, бик матур яшиләр иде. Хәзер менә зур чыгымнар белән яңасын булдырырга кирәк”. “Яшьләребез әйбәт, – дип сүзгә кушылды 4 бала әнисе Фәрдия Мәгъсүмова. – Бик тырыштылар. Күрше авыллардан да килделәр. Сәрдә, Шурабаш, Мәмсә, хәтта Маридан килгәннәр...”

Каршыдагы йортның капка төбенә чыгып утырган яшь кыз Зөһрә Мөбарәкшина: “Без, хәбәрне ишетеп, Сәрдә клубыннан йөгереп кайттык”, – дип сөйләде.

Урамда безнең яннан Габдрахман абый: “Менә хәзер кибеткә барып, ярдәмгә 1 мең сум акча салам, иртәгә өмәгә булышырга киләм”, – дип китеп барды.

Шәймәрдановлар авыл халкына бик рәхмәтле. “Авылда шуның кадәр халык бар, дип уйламассың да”, – диде исе китеп Илдар хәзрәт. Иртә таңнан район башлыгы Илшат Нуриев та килеп киткән. Мөмкин булган ярдәмне күрсәтербез, дигән.

Алар хәзер янәшәдәге төп йортта. Энесе Динар белән Нурания бу йортны дача итеп тоталар. Тәрәзә төпләрендә берсеннән-берсе матур яраннар чәчәк атып утыра. “Моннан берничә ел элек безнең уң яктагы йорт та янды. Хәзер анда бушлык...”, – диде Нурания ханым. Саубуллашканда: “Иң мөһиме үзегез, балаларыгыз исән-сау, әйбере, йорты булыр”, – дип шөкер иттек.

Янгын сүндерүчеләр суны елгадан алганнар. “Авылда йортлар, мунча, сарайлар бик якын урнашкан. Шуңа да янгын тиз җәелә. Яңаларны төзегәндә һичшиксез янгын куркынычсызлыгын искә алырга кирәк”, ди Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин.

Хөрмәтле райондашлар

Шура авылында янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр

“Ак Барс” банкындагы Әлфинур Шәймәрдәнова исемендәге карта 2200530184999779 исәбенә яки

Илдар хәзрәт Шәймәрдановның Саклык банкы картасына тоташкан 89179106849 номерына акча күчерә ала.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ut-avylny-khrmtle-keshese-ildar-khzrtne-gailsen-bernrssez-...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение