События

Арыш чәчсәң – көлгә чәч 13.08.2021

Арыш чәчсәң – көлгә чәч

30 градуска җиткән эссе көннәре белән җәй дәвам итә.

Ара-тирә яңгырлар явып киткәли. Иген басуларында – икмәк, люцерна басуларында – бал исе. Арча шәһәренең Т.Гыйззәт урамыннан шомырт чәчәк атты, дип шалтыраттылар.

Быелгы урак өсте матур көннәргә туры килде. Кырдан кайткан ашлык кетердәп тора, киптергечләр ял итә быел. Уңыш район буенча гына түгел, аерым хуҗалыкларның үзләрендә дә төрлечә. “Северный” ширкәтендә бодай басуын күреп сокландык –  гектардан 31 центнер чыга! “Кырлай”, “Заря”, “Аю”, “Кызыл Яр” ширкәтләрендә дә язгы бодай уңышы әйбәт булган басулар бар.  Ә менә арпа эссене яратмый – гектардан 6–7 центнер чыккан басуларны да күрергә туры килде.

– Иртә чәчкән басуларда уңыш әйбәт, – ди “Северный” ширкәте баш агрономы Ришат Шәрифуллин.

Кайчан чәчсәң уңасыңны алдан белеп булмый. Хәзер менә арыш, көзге бодай чәчәр вакыт җитә. Туфракта  дым булмаган очракта нишләргә, дип аптырап торучылар да бар. Андый вакытлар элегрәк тә булды. Бик коры килгән бер көзне районга КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Усманов килеп басуда киңәшмә үткәрде. Тәҗрибәле колхоз рәисләре Фәйзи Галиев, Мирбат Хәстиев, Әдһәм Сәмигуллин, Наил Сабиров белән чәчәргәме, чәчмәскәме дигән сорауларга җавап эзләделәр. Һәм чәчәргә дигән карарга килделәр. Арыш чәчсәң, көлгә чәч, дигән халык мәкале дә бар бит. Шуннан бер атнадан тоташ яңгырлар башланды, чәчеп өлгергәннәр шатланды.

– Чәчү мәйданнары зур булган хуҗалыкларга 15 августтан арышны чәчә башларга кирәк, – дип киңәш итә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов.

“Кырлай” ширкәтендә 33 гектарда (барысы 1010 гектар) бәрәңге алынды. Бер гектардан 261 центнер уңыш чыга.

11 августта район башлыгы Илшат Нуриев “Аю” ширкәте комбайнчылары Вәгыйз Каюмовка, Фәнис  Мәннаповка, “Кызыл Яр” ширкәте комбайнчылары Фәнил Мөхәммәтшинга, Сәлимҗан Баяровка, “Заря” ширкәте комбайнчысы Раил Хәсбиуллинга, шофер Линар Гыйбадуллинга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

12 августка район хуҗалыкларында игеннәрнең 71 проценттан артыгы җыйнап алынды. 60 процент күләмендә сабан культуралары орлыклары салынды. 70142 гектарда туфрак эшкәртелергә тиеш булып, шуның 14985 гектары (21,4 процент) эшкәртелде.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arysh-chchs-klg-chch


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение