|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
14.08.2021
Районда истәлекле көн
Бу көн район тарихына кереп кала.
Бүген район спорт комплексында күренекле тренер, педагог, баскетбол буенча остаз, музыка белгече Җәүдәт Хәсәнов истәлегенә мемориал такта куелды. Тантанага Җәүдәт Абдулловичның тормыш иптәше, балалары, якыннары, укучылары, тренерлар, бергә эшләгән хезмәттәшләре килгән иде.
Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Бик җылы тантана, очрашу булды ул.
Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Ахырдан Илшат Нуриев физкультурачылар көне уңаеннан спорт өлкәсендә уңышка ирешкән педагогларны, тренерларны котлады, аларга бүләкләр тапшырды.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rayonda-istlekle-kn
