События

Кече Төрнәле юллы булды 16.08.2021

Кече Төрнәле юллы булды

Кече Төрнәле юллы булды

Безнең Кече Төрнәле авылы халкы гомер буе юлсызлыктан тилмереп яши. Җәен ул дөньяның иң гүзәл почмагына әверелә. Табигатьнең калган өч фасылын куркып көтеп алабыз - авырту-сырхаулар булмасмы, янгыннар чыкмасмы?

Юл хакында кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәдек! Быел июнь аенда авылга яшен тизлегедәй хәбәр таралды: Үрнәктән авылга килүче юлга таш салалар икән! Берничә көннән таш төягән машиналар авыл янына ук килеп җитте. Аңа сөенүләребез! Район башлыгы Илшат Нуриев авылның юлсызлыгын үзе дә күрде. Һәм озак та үтми чарасын күрә дә башладылар. Бу эшне тормышка ашырырга ярдәм итүчеләр дә табыла. Бүгенге көндә авылга Үрнәктән Тылаңгыр авылы аша юлга таш түшәлде. Көзне без хәзер батыраебрак, авылга көн саен машина белән кайтып булачак дигән өметләр белән көтәбез. Авыл халкы көче кергән һәркемгә чиксез рәхмәтле. Без генә түгел, Тылаңгыр халкы да рәхмәт укый. Өлкән кешеләр: “Без дә бу көннәрне күрербез икән!”- дип куана. Чөнки ул авыл Үрнәккә якын булса да, яз-көз авылга кереп булмый иде. Юл салыну белән бергә бездә тагын күңелле үзгәрешләр булды. Авыл уртасындагы клуб янында балалар мәйданчыгы төзелде. Нәни балалы гаиләләр, кунакка кайткан оныклы әби-бабайлар сөенеп туя алмый. Ә балаларны сөендерү нинди зур савап бит! Шушы көннәрдә авыл халкын тагын бер яңалык көтә: авылга илтүче җәяүлеләр күпереннән чыккач, таудан тимер баскычларга басып менәчәкбез. Шушы арада гына төзүче егетләр әнә шул җәяүле күперен төзекләндереп бер шатландырган иде инде (быел яз су күп булу сәбәпле күпергә нык зыян килде). Димәк, язгы - көзге пычракларда аяк таеп егылудан, кышын кар көртләреннән “йөзмичә” йөри алачакбыз!

Әлеге санап үтелгән хезмәтләрнең башында торучы Илшат Нуриевка рәхмәтебез чиксез. Безнең хәлне аңлап, эшне башкаручыларга йөкләмәсә, һаман да игътибарсыз хәлдә яшәп ятар идек. Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васил Габделхаковка, аның урынбасары Ирек Нәҗмиевка, “Арча агрохимия”се җитәкчесе Илгиз Фазылҗановка  һәм аның эшчеләренә, “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимовка һәм эшчесе Камил Зиннатовка, “Балтач агрохимсервис”ы җитәкчесе Наил Гыйләҗевкә, Марат Дәминов җитәкчеленгендәге бригадага, шулай ук авылыбызда туып үскән эшмәкәр Альберт Заһидуллинга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Изге эшләре өчен үзләренә әҗер-савап язылсын.

Кече Төрнәле авылы халкы.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/keche-trnle-yully-buldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение