События

Сикертән үз улының истәлеген мәңгеләштерде 29.08.2021

Сикертән үз улының истәлеген мәңгеләштерде

Татар әдәбияты  классигы, атаклы халык драматургы, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал (Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдин) 1879 елның 30 гыйнварында туа. Элегрәк аны Казан шәһәрендә туган дип исәплиләр иде. Язучы, туган якны өйрәнүче Дамир Гарифуллин (Сарманнан, ике кызы да Арча киленнәре һәм Арчада яшиләр) республика милли архивында Сикертән авылының 1879 елгы метрикәсенә юлыга. Ә анда Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинның Арча районы Сикертән авылында тууы турында язылган.

1883 елның 16 февралендә Галиәсгарның бабасы вафат булгач, әтисе Галиәкбәр Камалетдинов Казанга күченеп китә һәм  тирече булып эшли башлый. Кечкенә Галиәсгар сабый вакытын әнисенең туган авылы Иске Масрада бабалары тәрбиясендә уздыра. Алты яшенә җиткәч, Галиәсгар шундагы мәктәпкә йөри башлый, аннары аны Казанга алып китәләр. Укуын “Госмания” һәм “Халидия” мәдрәсәләрендә дәвам итә. 1893–1900 елларда заманның алдынгы мәдрәсәсе “Мөхәммәдия”дә укый, шул ук вакытта өч сыйныфлы рус мәктәбендә белем ала.

Мәдрәсәдә укыган елларында Г.Камал әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына, рус театрында барган спектакльләргә йөри, китапларны күп укый, ул чордагы татар әдәбияты белән якыннан кызыксына. 1898 елда ул “Бәхетсез егет” дигән беренче драмасын яза. Мәдрәсәне тәмамлагач 1901 елда “Мәгариф көтебханәсе” дигән китап бастыру һәм  сату ширкәте оештыра. Беренче татар газетасы “Казан мөхбире”ндә эшли. Аннан демократик юнәлештәге “Азат” газетасына күчә. 1917 елның октябренә кадәр “Йолдыз” газетасында эшли. 1908–1909 елларда ул Г.Тукай белән бергә революцион-демократик эчтәлекле “Яшен” дигән көлке журналы чыгара.

1906 елның 22 декабрендә аның “Гыйшык бәласе” һәм тәрҗемә әсәре “Кызганыч бала” пьесалары буенча Казанда беренче тапкыр ачык спектакль уйнала. Шушы көн татар профессиональ театрының туган көне булып исәпләнә. Шушы вакыйгадан соң Г.Камал татар драматургиясе тарихының алтын фондына кергән әсәрләр иҗат итә.

1923 елда Г.Камалга Хезмәт  Батыры, 1926 елда Татарстанның халык драматургы дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Булачак нинди бөек шәхес туган Сикертәндә! Гомумән, районыбызның искиткеч матур бу төбәге халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевне, әдипләр Тәбриз Мөбарәковны, Вәкыйф Нуриев, Хәнәфи Бәдыйковны һ.б. биргән.

...2008 елның 26 ноябре. Сикертән мәктәбенә Галиәсгар Камал исеме бирелү уңаеннан үткәрелгән тантанага килдек. Урамнан кулына сетка тоткан бер ир кеше килә. “Сикертәндә нәкъ Равил Шәрәфиевка охшаган кеше бар икән!” – дим. Охшап кына калмаган, яраткан артистыбыз Равил абый үзе булып чыкты ул! “Сикертәнгә кадәр килим дә, ничек сөт алмыйча кайтыйм?” – диде ул елмаеп.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры коллективы тулысы белән диярлек кайткан иде. Бик җылы, истә калырлык очрашу булды. Ике коллектив арасында элемтәләр ныгый барды. Без экраннардан күрергә күнеккән мөхтәрәм артистларны Сикертән урамнарында очрату гадәти хәлгә әверелде.

Менә ничә көн инде узган шимбәдә Сикертәндә узган бәйрәмнән алган тәэсирләр белән яшим. Шундый истәлекле, тарихи вакыйга булды ул.

Сикертәннең затлы, зыялы, мәдәниятне, сәнгатьне яратучы тагын бер улы бар әле. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Сәлахов Шәйдулла Имам улы турында сүз баруын аңлагансыздыр инде. “Галиәсгар Камал кебек бөек шәхескә туган нигезендә музей булырга тиеш, дигән уй тынгылык бирмәде миңа, – дип сөйләде ул музейны ачу тантанасында. – Бу турыда район башлыгы Илшат Габделфәртович белән дә фикерләштем,  ул да хуплады. Казанда төрле кабинетларга керергә туры килде, һәркайда яклау таптым. Музейны төзүдә, экспонатлар туплауда булышкан, катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!”

Тантанада ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры коллективы, Г.Камалның нәсел дәвамчылары, авыл халкы, күп санлы кунаклар катнашты.

Кичен Казан артистлары Сикертән мәдәният йортында спектакль куйдылар.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sikertn-z-ulyny-istlegen-mgelshterde


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение