События

Райондашларыбызны котлыйбыз! 26.08.2021

Райондашларыбызны котлыйбыз!

Кичә Актанышта узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә югары дәүләт бүләкләренә ия булган укытучылар арасында безнең райондашларыбыз да бар.

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең физик тәрбия укытучысы Бари Бакиров “Татарстан Республикасы алдында уңышлары өчен” медаленә, Наласа урта мәктәбенең физика укытучысы Мөнирә Сабирова – Россия Федерациясе Президентының Мактау Грамотасына лаек була.

Бу турыда үз Instagram аккаунтында Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова хәбәр итә. “50 елдан артык гомерен мәгариф өлкәсенә лаеклы хезмәт итүгә багышлаган Бөек укытучы белән горуланабыз”, – дип яза ул Бари Каюм улы турында.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rayondashlarybyzny-kotlyybyz


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение