События

Яңа Кырлайда "Ат көне" бәйрәме узды 11.09.2021

Яңа Кырлайда "Ат көне" бәйрәме узды

Бүген Яңа Кырлайда "Ат көне" бәйрәме узды. Озын арага атлар иртәнге сәгать 5тән ярышка чыгып киттеләр. 40, 80, 100, 120 км араны үттеләр. 

Чабышкылар кыска арага да ярыштылар. Бизәлгән  җигүле атлар үзе бер күңелле манзара. Атчылар гармун уйный, җырлый, самоварда чәй кайната. Арбага утыртып та йөриләр. Балалар өчен кызыклы уеннары да булды. 

Арбага йөк төяп тә ярыштылар. "Аударыш" тамашасы бигрәк тә кызык булды. Җайдаклар ат өстеннән бер-берсен өстерәп төшерделәр. Барысы бәйгеләрдә 120 ат катнашты.

Көрәшчеләр дә бил алышты. Ә мәйданда үзешчәннәр җырлап, биеп торды. Кыскасы, бәйрәмнең үзен күрергә кирәк.

Ат бәйрәмендә ТРның премьер министр урынбасары Васыйл Шәйхерәзиев катнашты. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tirlp-peshep-at-byrmend-buldyk


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение