События

Яңасала мәктәбе ныклап төзекләндерүдән соң ачылды 16.09.2021

Яңасала мәктәбе ныклап төзекләндерүдән соң ачылды

Яңасала мәктәбе ныклап төзекләндерүдән соң ачылды
Мәктәпне ачу тантанасына район башлыгы Илшат Нуриев килде. "Шушы яңартылган, якты,матур мәктәптә балаларга сөенеп укырга язсын", -- дип теләде ул.

Башлангыч мәктәп бу. Хәзер менә бер түбә астында мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, фельдшер--акушерлык пункты. Мәктәпнең зур бер бүлмәсендә язучы Гомәр Бәшировка багышланган музей да бар. Яңартылган мәктәпкә сөенгән балалар тантанага килгән абый--апаларын матур итеп шигырьләр сөйләп, җырлап, биеп каршы алдылар.

Бар да: "Мәктәп гомерле булсын, балаларның шатлыклы авазларыннан тынып тормасын", -- дип теләде.

Гомәр Бәшировлы Яңасала авылы... Анда нәрсә дә булса эшләнеп тора. 2017 елда авылда сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә Хәтер паркы ачылды. Тыл ветераннарына багышлап, һәйкәлле истәлекле парк ачылды. 2020 елда Яңасалда ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәширов туган нигездә парк һәм истәлек тактасы ачылды. Авыл эчендә юл уңаенда гына Г.Бәширов чишмәсе күренеп тора.

Мәктәпне "Арча КСМы" ширкәте бригадасы ныклап төзекләндергән. Баш прораб Азат Җәләлетдинов: "Без мәктәпкә март аенда килдек, -- дип сөйләде. -- Мәктәп салкын, балалар киенеп утыра иде. Мәктәп начар хәлдә иде. Иң башта түбәсен яптык. Су керттек. Идәннәрен, ишекләрен, тәрәзәләрен алмаштырдык. Идән астыннан югарыдан түбәнгә таба су йөри иде. Күпме балчык кына салдык без монда. Спортзал эшләдек. Тыштан җылытып, калай белән әйләндереп алдык. Мәктәпне каплап торган биек агачларны кистек. Алгы як ничек яктырып китте хәзер. Мәктәпкә керү юллары -- бар да өр-яңадан эшләнде. Кыскасы, күп эшләнде".

Иң мөһиме балалар һәм әти--әниләр канәгать.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bgen-yaasala-mktbe-nyklap-tzeklnderdn-so-achyldy

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение