Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
21.09.2021
Безнекеләр!
Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә “Авыл укытучысы -2021” бәйгесенең финалы узды. Бәйгенең I этабында 200 укытучы катнашып, алар арасыннан II турга 30 укытучы сайлап алынган иде. Ә финалда исә 10 укытучы көч сынашты: алар үз фәннәре буенча дәрес күрсәттеләр. Компетентлы жюри әлеге дәресләрне дүрт критерий буенча бәяләде: дәресне оештыру, дәрес эшчәнлегенең заман таләпләренә туры килүе, һөнәрилек дәрәҗәсе, үзанализ. Әлеге мәртәбәле бәйгедә Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы 3 нче урынны яулап, районыбызның татар теле укытучыларының һөнәри осталыгын күрсәтте.Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/be