События

Сәрия Яруллина җиңде! Котлыйбыз! 24.09.2021

Сәрия Яруллина җиңде! Котлыйбыз!

Безнең регионда "Җиңү диктанты" язып, барысы 5 кеше җиңгән. Шуларның өчесе Арча районыннан. Алар: Арчаның Шушмабаш мәктәбеннән Гөлназ Фәйзрахманова, Күкчәбирәзә башлангыч мәктәбе укытучысы Сәрия Яруллина һәм Арчаның 5нче гимназиясен тәмамлаган Камилә Гатауллина. Котлыйбыз!

Гөлназ ханым турында без сайтка язма урнаштырдык инде. Бу юлы Сәрия ханым турында язып үтәбез. Сәрия ханым: "Бирәзәбашта яшим, -- дип сөйләде. -- 36 ел мәктәптә эшләп, пенсиягә чыктым. Быел апрельдә "Җиңү диктанты" бәйгесендә катнаштым. Язмача тест рәвешендә үтте ул. Тарихи диктант. Җиңәрмен дип уйламаган идем. Шатлыклы хәбәр килгәч, бик сөендем. Казанга котлауларга барып кына булмады".

Без Сәрия ханымга исәнлек-саулык, иҗади бәйгеләрдә катнашып торуын, уңышлар  телибез! 

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sriya-yarullina-ide-kotlyybyz


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение