События

Туган телләр елына бүләк 30.09.2021

Туган телләр елына бүләк

2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак уңышлы дәвам итә.

Быел якташларыбыз да яңа иҗат үрнәкләре белән гел куандырып торалар, без аларның газета-журналларда басылып чыккан яңа әсәрләрен даими күзәтеп, музеебызда туплап барабыз.

Чаллы шәһәре янындагы Күзкәй авылында яшәп иҗат итүче якташыбыз Флера Мәрдәнова музейга яңа гына басылып чыккан “Әкиятләр”, “Гармунчы бакалар” дип исемләнгән  китапларын  бүләк итте. Ул горурланып: “Бу ел минем өчен бигрәк тә уңышлы булды әле. Бер юлы ике китабым басылып чыкты. Мин аларны иң беренче итеп музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә тапшырам. Бу китапларым туган телебезне саклауга ярдәм итсен иде”, – диде.

Төрле темаларга язылган әкиятләргә төсле рәсемнәр ясалып, матур итеп бизәлеп чыгарылган бу китаплар мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф укучыларына бик кызыклы булачак. Флера Госман кызы китапларын үзенең туган авылы Орнашбаш балалары укыган Утар Аты мәктәбе, Казанбаш, Түбән Мәтәскә мәктәбенең һәрбер укучысына бүләк итте.

Флера Госман кызы актив иҗат итә, аның “Тәгәри китте йомгагым” һәм “Йөрәгемдә буран” шигырьләр китапларын әдәбият сөючеләр яратып кабул иттеләр. Ә инде аның әкиятләре тупланган җиде китабын балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бик яратып кулланалар.


Шәфигулла Гарипов


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tugan-tellr-elyna-blk


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение