События

"Мин Арчаны беләм" квесты узды 01.10.2021

"Мин Арчаны беләм" квесты узды

"Мин Арча баласы" проекты кысаларында "Мин Арчаны беләм" квесты оештырылды

30 сентябрь көнне тарихи квест узды. Квестны Арча Укучылар Сарае "Казан арты" музее белән берлектә әзерләгән иде. Елдан артык тормышка ашырылып килүче "Мин Арча баласы" проекты кысаларында оештырылган "Мин Арчаны беләм" квесты  үзенчәлекле форматта булды. Танышу, командаларга туплану, старт Укучылар сарае бинасында узса, үтисе сынаулар катнашучыларны шәһәребезнең дүрт урынында көтә иде.

Районыбыз мәктәпләреннән җыелган 25 укучы 3 командада көч сынашты. Әбәбият һәм сәнгать музее, Казан арты музее, үзәктәге манара һәм Укучылар сарае бинасы фоесында укучыларны сынаулар көтте. Һәр сынау алдыннан аларны тарихи үткәннән кызыклы истәлекләр белән таныштырдылар. Белемнәренә таянып катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, һәр тукталыш саен бәяләмә алдылар. Тукталышларда җыелган җавапларны командалар ахыргы тукталыш Казан арты музеенда көтеп торган жюри әгъзаларына тапшырды. 

"Арча шәкетләре", "Тукай оныклары", "Арча яфраклары" командаларының һәркайсы Арча тарихын белүләре һәм бүгенгесе белән кызыксынуын күрсәтте. Иң көчле команда дип Арчаның 1нче һәм 3нче номерлы, Ашытбаш, Ташкичү, Лесхоз, Шурабаш, Шушмабаш, Урта Корса мәктәбе укучыларыннан тупланган "Арча яфраклары" командасы табылды. Икенче урында - "Арча шәкертләре", ә өченче урында "Тукай оныклары" булды.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/min-archany-belm-kvesty-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение