События

Нәселебездә укытучылар чылбыры өзелми... 05.10.2021

Нәселебездә укытучылар чылбыры өзелми...

Беренче сентябрь! Беренче укытучы! Беренче кыңгырау! Беренче дәрес! Беренче китап! Беренче билге! Чынлап та, безнең барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы бар. Беренче укытучы һәркемнең күңелендә якты истәлек булып гомер буе саклана. Еллар үтсә дә, без аны хөрмәт белән искә алабыз. Әле кайчан гына ак бантик, ак алъяпкыч киеп, кечкенә кулларыма чәчәк бәйләме тотып, мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни генә кыз идем.

Башлангыч мәктәптә укыган вакытларда иң күңелле мизгелләр – ул укытучыбыз үткәргән күңелле бәйрәмнәр. Беренче укытучы гына түгел әле, ул безнен күңелләрдә Көз кызы, Кыш бабай булып та саклана. Мәктәбебездә бәйрәмнәр шаулап – гөрләп үтә иде. Бигрәк тә яңа ел бәйрәме истә калган. Кыш бабайны зарыгып көтүе, яна ел шигырен сөйләү, кыш бабай капчыгыннан бүләк алу. Бәйрәм ахырында кыш бабай белән фотога төшү. Бу фотоларны карап, башлангыч сыйныфта укыган чаклар искә төшә. Мәктәптә балалар күп тугел иде, чөнки авылыбыз кечкенә. Ә менә 2015 елда мәктәп үзенең ишекләрен бөтенләйгә япты.
1985 нче елдан 2015 нче елга кадәр бу мәктәптә күпме бала белем алып чыккан бит. Алар барысы да укытучыга рәхмәтле.  

Укытучы апа безне каршы алды,
Җылы кочагына туплады.
Ничә еллар буе белем бирде
Китәр вакыт җиткәч, озатты.
Башлангычта үткән елларыбыз
Искә алып сагынып сөйләрлек.
Мәктәп белән бәйле мизгелләребез
Күңелләрдә безнең сакланыр.

Беренче укытучым! Ул – әнием, Фахриева Дания Фарух кызы. Урта белем алганнан сон, югары белем алу нияте белән, Казан дәүләт педагогика институтына читтән торып укырга керә. 1991 нче елда югары белемле була. Укытучы хезмәтен Кече Төрнәле башлангыч мәктәбендә башлый. Менә 36 ел инде балалар арасында. Күпме сулар аккан, җилләр искән, әмма шушы өч дистә елдан артык вакыт бер мизгел шикелле генә үтеп киткән.

Ул хәзер дә армый-талмый балаларга белем бирә. Бөтен гомерен мәктәпкә, башлангыч сыйныфларны укытырга багышлаган  укытучы. Җаны – тәне белән үзенең эшенә бирелгәнлеге безнең өчен тормышта чын үрнәк булып тора. Әни хәзерге вакытта Иске Төрнәле башлангыч мәктәбендә эшли. Ул профсоюз тормышында да актив урын алып тора. Спорт ярышларында катнашып, грамоталар ала. Язын – көзен йөгерү булса, кышын чаңгыга баса.

Спорт минем тормышымда да бик мөһим урынны алып тора. Ул – минем якын дустым. Бу дустымнан бер дә аерыласым килми, чөнки ул миңа көч һәм куәт бирә, ди әни.

Әни! Сиңа hәрчак укучыларның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын!

Мин кечкенә чактан ук укырга бик яраттым. Мәктәптә әни укытучы булгангамы, минем гел мәктәпкә китап укырга керәсем килде. Мин әниемнән мәктәпкә алып керүен сорый идем. Әнием дәресләре тәмамлангач кына мине мәктәпкә алып керә, китаплар күрсәтә, әлифба китаплары бирә иде. Мин шул китапларны hәрбер битен берәмтекләп карап чыгам. Өйдә курчакларымны, аюларымны утыртып куеп, алар белән укытучы булып уйнарга бик яратып үстем. Аларга үземчә “белем” бирә идем. Мин кечкенәдән укытучы, я тәрбияче булырга хыялландым.

Аллага шөкер, хыялым чынга ашты. 9 сыйныфны тәмамлагач, Казан педагогия көллиятенә укырга кердем. Тырышып укыдым, алдыма куйган максатыма ирештем. Көллиятне кызыл дипломга  тәмамлап, тәрбяче hәм физик тәрбия инструкторы профессияләре алып чыктым. Хәзерге вакытта Арча шәhәрендә 1 номерлы “Салават күпере” балалар бакчасында физик тәрбия инструкторы булып эшлим. Үз эшемне бик яратып башкарам. Эш тәҗрибәм – 12 ел. Әни белән минем арттан ияреп, сеңелем Алсинә дә тәрбияче hөнәрен алды. Килен кайнана туфрагыннан диләр бит, әнинең килене Алинә дә укытучы. Безнең төп максат: балаларга төпле hәм сыйфатлы белем hәм тәрбия бирү. Алга таба да сау – сәламәт булып, шатланып эшкә килергә, сөенеп өйгә кайтырга язсын.  

Нәселебездә укытучылар чылбыры өзелми, мөгаллимнәр династиясе үз hөнәрен дәвам итә дигән сүз.
Белем генә түгел, тәрбия дә
Алып үстек hәрбер дәрестә.
Укыганда алган белемнәрне
Кулланабыз хәзер hәр эштә.

Безнең киләчәк балалар кулында. Ә аларны тәрбияләү – тәрбиячеләр hәм укытучылар кулында. Бу hөнәрне hәркем сайлый алмый. Аның өчен балаларны, тормышны яратырга, тырыш, сабыр, эзләнүчән, иҗади булырга кирәк. Укытучы өчен тормышта иң зур бүләк – ул укучыларның рәхмәте. Барлык укучылар исеменнән, бары бер сүз генә әйтәсе килә. Рәхмәт Сезгә! Рәхмәт, Укытучы!

Язмамны тәмамлап, укытучыларны бәйрәм белән котлап узасым килә.

Көз аеның иң матур бәйрәмнәренең берсе – укытучылар көне! Укытучыларга авыр hәм мактаулы эшләрендә зур унышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, тынычлык hәм әлбәттә инде, акыллы, тырыш, уңган укучылар телим! Сезнең турында күпме матур шигырьләр язылган, моңлы җырлар җырланган.

Укытучы – безне белем дөньясына алып кергән беренче кеше, кирәк-чакта җылы сүзе белән юатып, бала күңелен җаны-тәне белән тоеп яшәүче, аңлаучы кеше дә. Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, мәктәтне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен hәм яраткан укытучыларны онытмасыннар иде!

Укытучым! Бәйрәмең белән сине!
Чын күңелдән изге теләгем.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Сезнең алда башым иямен...

Ахунова Алисә Азат кызы.
Арча районы, Кече Төрнәле авылы.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/nselebezd-ukytuchylar-chylbyry-zelmi


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение