События

Габделфәт Сафинның туган көне! 11.10.2021

Габделфәт Сафинның туган көне!

11 октябрьдә Симетбаш авылында туып-үскән якташыбыз, Татарстанның халык артисты, “Акчарлак” нәшрият йорты директоры Сафин Габделфәт Габдрахман улы туган көнен билгеләп үтә. Без якташыбызны гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, балалары һәм оныкларының игелекләрен күреп, Рүзилә ханым белән тигез гомер итүләрен телибез. Киләчәктә дә халкыбызны үзенең җырлары белән сөендереп яшәсен иде.

Без, музей хезмәткәрләре, “Арча” радиосы белән берлектә “Без бит – Арча яклары” тапшырулары алып барабыз. Аларда якташыбыз Габделфәт Сафин башкаруында “Туган җирем Татарстан”, “Татар иле”, “Татар халкы”, “Саумы, Казан!”, “Казан җыры”, “Татар биюе” һәм башка җырларны еш яңгыратабыз. Быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бу җырларны бигрәк тә яратып кулландык.

Габделфәт Сафин Шәмсия Җиһангирова сүзләренә язылган “Ак күлмәгем” җыры белән танылды, аның “Әле дә син бар әле дөньяда”, “Чияләр”, “Чыгарсыңмы каршы алырга?”, “Көтәсеңдер, әнкәй”, “Әнкәйгә хат”, “Әткәй күпере”, “Һаман яратам”, “Хыянәт”, “Ялгыз парлылыр”, “Соңгы кыңгырау”, “Уфалла арбасы” һәм башка җырлары тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителә. Якташыбыз бу җырларны башкарып төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңүләр яулый, аларны туплап аудио-видео дисклар чыгара. Габделфәт Сафин илебезнең кайсы төбәгендә чыгыш ясаса да, аның концертларында заллар тулы була, һәр чыгышы көчле алкышларга күмелә.

“Казан арты” тарих-этнография музее
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

https://archamuzei.ru/gabdelf%d3%99t-safinny%d2%a3-tugan.../


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение