События

Читтәгеләр дә читтә калмасын иде... 19.10.2021

Читтәгеләр дә читтә калмасын иде...

“Өмә – ул бушка эшләүне түгел, ә бердәм булып, күмәк эшләүне аңлата”, - диде авылыбызның зирәк һәм тырыш ирләренең берсе.

Шушы гыйбарә шимбә һәм якшәмбе (16-17нче октябрь) көннәрендә узган Наласа зиратындагы өмәнең төп шигаре булып торды. Шимбә халык азрак булса, икенче көнгә ишебез артты. Бер-береннән, күрше күләннән һәм иң актуаль хәбәр чыганагы – авылыбызның ватсап төркеменнән ишетеп иртәнге сигездә ирләр авыл зиратына җыйналды. Эш фронты алдан уйлап куелган. Моның өчен җаваплы егетләребез–Рәдис Нәҗметдинов һәм Данил Нәбиуллин өмә стратегиясен күптән планлаштырып куйганнар иде. Һәркем хәленнән килгәнчә җыештыруда үз өлешен кертте: кемдер вак куаклар чапты, кемдер комачаулаган агачларны аударды... Тракторга төяүчеләр, түгеп торучылар, чүп бункерын буяучылар, коры үлән һәм куак чабучылар бар да хезмәттә булды. 


Зиратта өмәләр һәрдаим үткәрелеп тора. Әби-бабаларыбыз, якын туганнарыбыз җирләнгән зират чисталыгы өчен без барыбыз җаваплы. Әлеге изге гамәлдә күбрәк авылдашларыбыз катнашса,читтә яшәүче авылдашлар да үз өлешен кертсә, эш нәтиҗәсе тагын да югарырак булачак. Ә бу ялларда хезмәт куйган һәркем үзенә тиешле әҗер савабын алыр, Аллаһы боерса. Авылның күмәклеге,дуслыгы нәкъ менә өмә кебек эшләрдә күренә. “Бердәмлектә көч!”- дип юкка гына әйтмәгән бит халык! 

Рамил Мөхетдинов


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/chittgelr-d-chitt-kalmasyn-ide


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение