События

Элек дәүләт авыл кешесеннән ала гына иде... 17.10.2021

Элек дәүләт авыл кешесеннән ала гына иде...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин белән 2021 елда хуҗалык итүнең кече формаларына грант рәвешендә биреләчәк дәүләт ярдәме турында сөйләштек.

– Шуларның берсе – “Башлаучы фермер” дип атала, – диде ул. Моңа теркәлгән көннән эшчәнлеге 24 айдан арт-маучылар дәгъва итә ала. Ит һәм сөт юнәлешендәге мөгезле  эре терлек булдыру өчен – 3 млн, башка төр эшчәнлек алып бару өчен 1,5 млн сум тәшкил итә. Грант акчасының һәр 1 млн сумына 1 эш урыны булдырырга, 5 ел дәвамында эшчәнлек алып барырга, сөт юнәлешендә кимендә – 24, мөгезле эре терлек симертү буенча – кимендә 50 баш терлек, кошчылык фермасында 5 мең һәм күбрәк кош булырга тиеш.

“Гаилә терлекчелек фермасы”. Эшчәнлеге теркәлгән көннән 24 айдан арта. Сөтчелек һәм итчелек мөгезле эре терлек асрау өчен 33 млн сумга кадәр, башка авыл хуҗалыгы терлекләре өчен 20 млн сумга кадәр. Әмма чыгымнар планында күрсәтелгән сумманың 60 проценттан артыгы түгел. Грантны 24 ай эчендә файдаланырга. Чыгымнарның 40 процентын үзең түлисе. Һәр 3 млн сумга 1 эш урыны булдырырга. 5 ел эшчәнлек алып барырга. Җиһаз һәм техника алырга.

“Авыл хуҗалыгы куллану кооперативы”.  Авыл хуҗалыгы куллану  кооперативының матди-техник базасын үстерүгә – 70 млн сумга кадәр. Әмма ярдәм суммасы чыгымнарның 60 процентыннан артмый. Алган акчаны 24 ай эчендә файдаланырга. Хуҗалык эшчәнлеген теркәлү көненнән 24 айдан артык алып баручыларга бирелә. Грантның һәр 3 млн сумына 1 эш урыны булдырырга.

“Башлаучы авыл хуҗалыгы куллану кооперативы”. Грант суммасы 5 млн сумга кадәр. Эшчәнлеген теркәлү көненнән 12 айдан артык алып бармаган кооперативларга бирелә.

“Шәхси ярдәмче хуҗалык”. Сөт юнәлешендәге кече фермалар төзүгә: кимендә 8 сыер – 400 мең сум, кимендә 5 сыер – 200 мең сум, төзелеш сметасы бәясенең 70 процентыннан  артмый.

Таналар алуга – 30 мең сум, нәселле таналарга – 40 мең сум, республикадан читтән алганда – 40 мең сум. Лейкозлы сыерны сугымга тапшырганда өстәмә 10 мең сум. Субсидия суммасы чыгымнарның 50 процентыннан артмый.

3 яшьтән олырак биягә азык алу өчен 1 башка 3 мең сум. Сыерларга ветеринария хезмәте күрсәтү чаралары үткәрүгә – 1 сыерга 300 сум.

Сыерларга бер башка – 2300 сум, 2 сыер булганда – һәр сыерга 3300 сум, өч һәм аннан күбрәк сыерга – һәр башка – 4300 сум. Бер яшьтән олырак кәҗәләргә – 1 башка 500 сум.

– Безнең район мисалында күчергәндә әлеге ярдәм күпмегә җыела?

– Биш ел эчендә районда 175 кечкенә фермалар төзелде. Шуның 18е – 2020 елда. 2021 елда 9 гариза бирелде.

2021 елда халык 21,5 млн сум дәүләт ярдәме алды.

Районда эшләүче 11 авыл хуҗалыгы кооперативына 160321,85 мең сум грант бирелде. Әлеге кооперативлар яшелчә эшкәртү һәм консервлау, ит эшкәртү, катнаш азык җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу, сөт эшкәртү белән шөгыльләнә.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/elek-dlt-avyl-keshesennn-ala-gyna-ide


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение