События

Арча Әлмәндәре Харис Сафин иң яхшы ир-ат ролен башкаручы исеменә лаек булды 16.12.2015

Арча Әлмәндәре Харис Сафин иң яхшы ир-ат ролен башкаручы исеменә лаек булды

«Җидегән чишмә» Арча халык театры коллективы быел да халык театр коллективларының «Идел Йорт» төбәкара фестивалендә  уңышлы чыгыш ясады һәм дипломант исеменә лаек булды. Әмма иң сөендергәне, театрның аксакалы, зо елдан артык гомерен сәхнәгә багышлаган, «Әлдермештән Әлмәндәрдә» бөтен тамашачыны сокландырып Әлмәндәрне уйнаган Харис Сафинның  «Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы» исеменә лаек булуы. Аны чын күңелдән бу җиңүе белән котлыйбыз. Харис абый бу исемгә чын мәгънәсендә лаек.

Тагын бер яшь артистыбыз бу фестивальдә бүләккә лаек булды. Лилия Баһавиевага дебют өчен диплом тапшырылды. Аларга яңа иҗат уңышлары телибез.

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение