События

Арчадан дүрт лауреат 29.10.2021

Арчадан дүрт лауреат

Казанда икенче тапкыр мәшһүр җырчы Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-бәйге узды.

Югары дәрәҗәдә әзерлекле, зәвыклы конкурсантларны җыйган әлеге бәйгедә безнекеләр дә катнашты. Арчабыз данын яклаган Илмира Заһидуллина, Сөмбел Заһидуллина, Альбина Фатыйхова, Әнис Шакиров  лауреат, ә  Алёна Ганиева һәм Альбина Фатыйхова дуэты дипломант исеменә лаек булды. Җиңүче җырчыларыбыз дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.

Сөмбел Заһидуллина бу бәйгедә икенче тапкыр катнаша. Беренчесендә ул беренче дәрәҗә лауреат булган иде. Бу юлы урыннар билгеләнмәгән, конкурсантларга лауреат, дипломант исемнәре бирелгән.

– Дөресен әйткәндә, бу юлы мин әнине алып бару өчен катнаштым, дисәм дә була. Әни “Бик шәп мәйдан” бәйгесендә дә лауреат булган иде. Телевидениегә дә чакырдылар, концертлары да булды. Әнинең бу бәйгедә дә бәхетен сынап каравым теләдем, – диде Сөмбел.

 Җырчы кыз үзе татар эстрадасы сәхнәсендә танылып килүче җырчыга әверелеп бара. Ваһапов фестивале лауреатлары белән гастрольләрдә дә йөреп кайтты ул. Соңгы концертлары сентябрьдә Оренбургта булды. Кайда гына булмасын, җырчыбызны яраталар, аның чыгышын көчле алкышларга күмәләр.

Әнисе Илмира ханымның да тавышы искиткеч матур. Кайберәүләр хәтта кызыныкыннан да матуррак тавыш, диләр. Сөмбелнең шуңа күңеле була. Әнисен мактыйлар бит! Һәм юкка түгел.

Бәйгедә 300дән артык кеше катнашкан. Чит төбәкләрдән, хәтта Америка, Куба, Болгария, Үзбәкстаннан да җырчылар килгән. Жюри составында танылган җырчылар Фердинант Сәлахов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Филүс Каһиров, Әлфия Афзалованың кызы Зөлфия Афзалова һәм башкалар.

– Жюри рәисе Салават Фәтхетдинов иде, тик ул, нигәдер, бер тапкыр да килмәде, – диде Сөмбел. – Мин “Былбылым” һәм “Уел” башкорт халык җыры башкардым, әни Әлфия Афзалова репертуарыннан “Илдарым” һәм “Янбикә” җырларын тәкъдим итте. Икебез дә лауреат исеменә лаек булдык, –

Аналы-кызлы Заһидуллиналардан тыш быел бәйгедә Арча сәнгать мәктәбеннән вокал һәм фортепьяно буенча укытучы Альбина Фатыйхова белән скрипка һәм вокал укытучысы Алена Ганиева да катнашты.

– Электән үк шундый зур бәйгедә үземне сынап карау теләгем бар иде. Бәхеткә, әлеге бәйгенең сайлап алу туры Арчада үтте. Катнашырга булдык. Дуэт белән дә, үзем генә дә чыгыш ясадым. Һәм икенче турга үттем. Беренче турда “Үз илемдә” җырын башкарган идем, бу юлы “Яшьлегем хисләре”н җырладым. Һәм лауреат булдым. Гала концертка да чакырганнар иде, төрле сәбәпләр белән бара гына алмадым, – диде Альбина Фатыйхова. – Бәйге миндә дулкынландыргыч тәэсирләр калдырды. Беренчедән, танылган җырчылар каршында чыгыш ясап, зур бәягә лаек булдым, икенчедән укучыларым, хезмәттәшләрем, укучыларымның әти-әниләре алдында дәрәҗәмне күтәрдем. Аннан профессионал яктан үз-үзеңне үстерү дә бит ул.

Альбина Фатыйхова бәйгедә Арчадан Әнис Шакировның да катнашуы һәм лауреат булуы турында әйтте. Моннан тыш, җырчы егетебез Гала концертта да җырлаган.

– Гала концертта күбрәк танылган эстрада йолдызлары чыгыш ясады. Ә конкурсантлардан бик аз гына кеше катншаты, – диде Әнис Шакиров. – Мин шулай ук бәйге лауреаты булган Гөлия Сагиева-Габбазова белән бергә “Назлы гөлкәем”не җырладым. Концерт “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә үтте. Шушы концертта җырлаган җиңүчеләр белән гастрольгә дә чыгып китәчәкбез, Алла боерса. Афзалова фонды оештыра.

Бер бәйгедә бер районнан дүрт лауреат. Ике дипломант. Котлыйбыз! Җырчыларыбызга иҗади уңышлар, көчле алкышлар, яраткан тамашачылары  булуын телибез.

Гөлсинә ЗӘКИЕВА

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archadan-drt-laureat


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение