События

Үсмерләр ничек көрәште? 02.11.2021

Үсмерләр ничек көрәште?

Узган шимбәдә “Арча” спорт комплексы залында 2006-2007 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча ярышлар булып узды.

Район көрәшчеләре  бил алышты. Ярышлар 9 үлчәү категориясендә үтте.

Җиңүчеләргә “Арча” спорт мәктәбе тарафыннан  медаль, грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Командалар арасында 1нче урынга Шушмабаш мәктәбе көрәшчеләре чыкты (тренеры Марат Сәләхов). 2нче урынны  Яңа Кырлай мәктәбе командасы (тренер Марат Сәләхов) яулады. 3нче урында – тренер Рәис Галиевның җыелма командасы (Кәче, Иске Чүриле мәктәпләре). Көрәшчеләргә һәм тренерларга уңышлар телибез!

Нәтиҗәләр:

45 кг. үлчәү авырлыгында

1 урын – Айтуган Хәбибрахманов (Шушмабаш мәктәбе)

2 урын – Шамил Шәймуллин (Лесхоз мәктәбе)

3 урын – Раил Мусин (Утар Аты мәктәбе)

50 кг:

1 урын – Рүзәл Фәйзрахманов (Ашытбаш мәктәбе)

2 урын – Раил Хәлиуллин (Шушмабаш мәктәбе)

3 урын – Камил Сабиров (6нчы мәктәп)

55 кг:

1 урын – Нияз Шакиров (Шушмабаш мәктәбе)

2 урын – Рәмис Гәрәев (6нчы мәктәп)

3 урын – Ислам Әһлиев (Яңа Кырлай мәктәбе)

60 кг:

1 урын – Таһир Кәримов (Шушмабаш мәктәбе)

2 урын – Камил Бохаров (Урта Курса мәктәбе)

3 урын – Инсаф Шиһабетдинов (Яңа Кенәр мәктәбе)

65 кг:

1 урын – Рафаэль Ибраһимов (Шушмабаш мәктәбе)

2 урын – Ильяс Шакиров (Шушмабаш мәктәбе)

3 урын – Булат Гаптеләхәтов (Яңа Кенәр мәктәбе)

70 кг:

1 урын – Руслан Ларин (Шушмабаш мәктәбе)

2 урын – Рияз Шакирҗанов (Яңа Кенәр мәктәбе)

3 урын – Разил Миннуллин (Яңа Кырлай мәктәбе)

75 кг:

1 урын – Дияз Вәлиәхмәтов (Кәче мәктәбе)

2 урын – Искәндәр Исмәгыйлев (Түбән Мәтәскә мәктәбе)

3 урын – Фаил Вәлиев (Шушмабаш мәктәбе)

80 кг:

1 урын – Булат Шакиров (6нчы мәктәп)

2 урын – Илфар Вәлиев (Наласа мәктәбе)

3 урын – Ислам Хәлиуллин (Шушмабаш мәктәбе)

100 кг:

1 урын – Әмир Вәлиәхмәтов (Кәче мәктәбе)

2 урын – Илназ Равнейко (Шушмабаш мәктәбе)

3 урын – Азат Шәйхиев (Сикертән мәктәбе).


Румия НАДРШИНА

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/smerlr-nichek-krshte


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение