Бу хакта ишеткәч, без Гөлара апаның үзе белән очрашырга булдык. Бик тыйнак кеше булып чыкты ул. “Нәрсәсен язасың инде аның”, – дип уңайсызланып та калды. Шулай да аралашу җаен таптык.
Субаш Атыда туган ул. Әтиләре ташлап киткәч, әнисе ялгызы ике баланы үстергән. Гөлара апа әтисен күрмәгән дә, белми дә. “Бик авыр тормышта үстем. Хәтерлим әле, идән астында өч чөгендер бар иде, салымга дип аны да алып чыгып киттеләр. Әле дә аңламыйм, аның белән нишләделәр икән? Басудан черек бәрәңге җыйганда рәис җирне таптыйсыз, дип, безне ат белән куып, чиләкләрне изеп китә иде”, – дип искә ала ул.
7 сыйныфтан соң Иске Йортта артельдә эшли кыз. Аннан язылып читкә эшкә китә. Урманда ботак чаптык, ди. Башта Комига, аннан Молотов (Пермь)шәһәренә. Анда Иске Йорт егете белән очраша, аңа кияүгә чыга. Тик алты ай гына яшиләр, аерылышалар. Шунда төп хатасын ясый Гөлара апа, минем кебек әтисез үсмәсен, дип баласын төшертә.
– Әни авылга кайтырга чакырды. Тыңладым. 22 сум 50 тиенгә интернат идәнен юып йөрдем. Бераздан бер туганыбыз Казанга алып китте. 16 ел мех эшкәртү фабрикасында эшләдем, – диде Гөлара апа. – Ә бервакыт авылга кайтканда тукталышта Утар Атыдан Фәрит белән очраштым. Сөйләшеп киттек. Ике күрештек. Аннан дусты белән мотоциклга утыртып алып та кайттылар. Хатыны үлгән. Өч баласы бар иде. Улы армиядән кайткан. Икенче кызы мәктәпне тәмамлаган. Өченче кызы Резедә дә читтә укыды. Миңа аларны тәрбияләргә туры килмәде. Үзем дә бала таба алмадым.
Озын гомерле булмый Фәрит абый. Гөлара апа тагын ялгыз кала. Дөрес, Резедә кызы ире белән кайтып ярдәм итеп тора. Оныклары җәен авылда. Өйне зурайтканнар. Шәһәрчә уңайлыклар булдырганнар. Урам яктан да әллә каян күзгә ташлана йорт. Тышланган, яңа капкалар ясалган, ишегалдына брусчаткалар җәелгән. Пенсиям яхшы минем, ди Гөлара апа.
– Садакаи җәрия (кеше үзе үлгәннән соң да савабы килеп тора торган изге гамәл) бирергә теләвем турында Резедәгә әйттем. Ул каршы килмәде, – диде ул. – Алай зурдан ук кубармын димәгән идем. Әмма көтмәгәнчә яхшы булып чыкты. Альбинаны туйдырып та бетердем бугай. Берзаман авырый башладым. Аңа шалтыраттым. “Миңа тиз кирәк, нәзерем тота, ахры. Үлеп киткәнче эшләтергә иде”, – дим. Мин үзем урамнарга чыгып йөри алмыйм инде. Әмма күпер аша үткән һәр кеше, мин үлгәч тә, Гөлара апа эшләткән күпер бит бу, дип миңа рәхмәт әйтәчәк бит. Белми кылган гөнаһларым да бардыр, Аллаһы Тәгалә кичерсен.