События

Бүген Альберт Яхинның тууына 90 ел 08.11.2021

Бүген Альберт Яхинның тууына 90 ел

Бүген якташыбыз, күренекле әдәбият галиме, педагог, журналист, 1977 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Альберт Гатуф улы Яхинның тууына 90 ел.

Ул 1931 елның 8 ноябрендә Арча бистәсендә туган.

1949 елда – Азнакайдагы Тымытык урта мәктәбен, 1954 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, Азнакай районының Тымытык авылы урта мәктәбендә ике ел укыту бүлеге мөдире булып эшли.

1959-1975 нче елларда ул «Чаян» республика сатирик журналы редакциясендә эшли: анда тугыз ел – җаваплы сәркатип һәм җиде ел баш редактор вазыйфаларын башкара.

Альберт Яхин 1975-1981 нче елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар әдәбияты кафедрасына җитәкчелек итә.

1975 елда әдипнең «Әйттем исә кайттым» дигән сатирик хикәяләр һәм фельетоннар китабы дөнья күрде.

Татар әдәбияты фәнендә “Яхин методикасы” һәм “Яхин технологиясе”, “Яхинча укыту” дигән гыйбарәләр бар. Аның үзенчәлекле методикалы әдәбият дәреслекләре эзләнүгә корылган, ягъни һәр бала әдәби әсәрдән үзенә ачыш ясарга тиеш. Материал балага әзер килеш бирелми, укучы үзе таба, эзләнә.

Яхин методикасы нигезендә укучы автор турыдан-туры әйтмәгән, билгеле бер сәяси режим сәбәпле гомумән әйтә алмаган субъектив фикерне табарга тиеш.

Яхинның әдәбият дәресләрендә дөрес җавап берәү генә булмый, ягъни берничә җавап берьюлы дөрес булырга мөмкин.

Әдәбият фәне – математика, әдәби әсәргә анализ логикага корылган, әмма төгәл фәннән аермалы буларак, анда 2х2=4 түгел!

Галим әдәби әсәргә анализ ясауның һәр төргә дә (чәчмә, тезмә, юмористик һәм сәхнә әсәрләре) әзер моделен бирә. Әмма алар универсаль түгел, һәр бала үзенең фикерләү дәрәҗәсенә бәйле рәвештә бу калыплардан чыгып киттә ала. Ул – ирекле!

Альберт Яхин бер авторның да тормыш юлын өйрәнүне таләп итмәде, биография ятлату белән мавыкмады. Әмма ул үзенчәлекле язмышларга игътибарга итте. Аның фикеренчә: “Күп әдипләребезнең тормыш юлы бер үк, аларның һәрберсен дә истә тоту мөмкин түгел”.

А.Яхин 2010 елның 2 октябрендә вафат булды.


https://archamuzei.ru/b%d2%afgen-albert-yahinny%d2%a3-tuuyna-90-el/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение