События

Әбиләр белми әйтмәс 04.11.2021

Әбиләр белми әйтмәс

Сарай-Чокырча авылының яртысы корайваннардан тора, дип әйтсәм дә ялгыш булмас.

Элек-электән әлеге ике авыл бердәм булып, аралашып яшәгән.

“Марс” дип аталган колхозлары да бар иде аларның. Бергәләп иген иктеләр, терлек карадылар, сыер саудылар. Тора-бара йортлары белән Сарай-Чокырчага күченүчеләр дә булды (“перспективасыз” авылларны бетерергә тотынган еллар), бу авыл аша олы юл үтә, тимер юл да янәшәдә генә, яшәү өчен уңайлыклары күбрәк иде.

Узган гасырның 90нчы елларында үз эшен башлап җибәргән Нәкыйп Гайнетдиновның әтисе Зиннур абый да Корайваннан. Нәкыйп сыер, башка терлекләр асрый, халыктан сөт җыя. Йорт, каралты-кураны яңартты, кечкенә ферма салып куйды. “Хәзерге вакытта 31 баш терлек бар, – ди ул. – Тырышкан кешегә авылда рәхәтләнеп яшәп була”.

Гайнетдиновлар дүрт бала – 3 кыз, 1 малай үстерә, ике кызлары кияүдә. Кияүләре Азамат пай җирләре алып, терлекләрнең баш санын арттыру планнары белән яши, йорт салырга әзерләнә.

Сөтне өч авылдан җыялар. “Туксанынчы еллар белән чагыштырганда сыерларның яртысы гына калды, – ди Нәкыйп. – Сөтне аерып Казанга сөт өсте, май, эремчек алып барабыз. Үзебезнең сатып алучылар бар. Әбиләр: “Сезнең майның бер кашыгы кибеттәге майның бер кабына тора”, – диләр.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bilr-belmi-ytms


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение