События

Белмәгәннәрне белү өчен дә менә дигән мөмкинлек иде 12.11.2021

Белмәгәннәрне белү өчен дә менә дигән мөмкинлек иде

3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россиядә “Зур этнографик диктант” акциясе узды.

Шушы көннәрдә теләгән кеше илебездә яшәүче халыклар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары буенча белемнәрен сынап карый ала иде.

Аның өчен бары тик miretno.ru сайтын кереп, теркәлү узарга һәм тест формасында бирелгән сорауларына җавап бирергә генә кирәк иде.

Районыбызда яшәүче-ләр акциянең беренче көнендә үк активлык күрсәтте. 3 ноябрьдә 5 мәйданчыкта 100гә якын райондашыбыз акциягә кушылды. Арчаның 6нчы мәктәбендә, район Мәдәният йортында, Үзәк китапханәдә, “Казан арты” тарих-этнография музеенда, балалар сәнгать мәктәбендә район мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, укучылар, Иҗтимагый совет әгъзалары халык-лар мәдәнияте буенча белемнәрен сынады.

3 ноябрь көнне иртәнге сәгать 10да без дә miretno.ru сайтында теркәлү үтеп, диктантны язып карарга булдык. Теркәлүен үттек, тик шуннан соң сайт туктап калды. “Хәзерге вакытта диктантны 150 меңнән артык кеше уза. Соңрак керегез”, дигән җөмлә кичкә таба гына юкка чыкты. Барысы 30 сорау бирелгән иде, аларның 20се – федераль, 10сы – төбәккә карый. Беренче сорау удмурт халкының гореф-гадәтләре белән бәйле иде. Төгәл җавапны белмәсәң дә, логик фикерләп, бирелгән җавап вариантларын карап, дөрес җавапны табарга була. Икенче сорау – башкорт халкында туй йоласы турында.  Башкортлар белән татарлар – тугандаш халык, шуңа бу сорауны да җиңел генә үтеп киттек. Алга таба сорауларның төрлесе очрады. Мәсәлән, Ерак Көнчыгыш һәм Себердә эчлеге кәбестә һәм иттән пешерелүче пянсе дигән ризык киң таралган булуы яңалык булды. Халык санын алу анкетасында нинди сорау юк? Әле берничә көн элек кенә халык санын алуда катнашкач, бу сорау авырлык тудырмады. Россиядә ничә субъект “төбәк” статусын йөртә? Укыган вакытта ятлаган Конституцияне искә төшерергә туры килде. Беренче 20 сорауга кайсын уйлап, кайсын белеп, кайсын очраклы юл белән җавап бирсәк, ахыргы 10 сорауга җавапны уйлап та торасы булмады. Үзебезнең Татарстан мәдәнияте турындагы сораулар иде ул. “Бал” дигәч, нинди халык-лар күз алдына килә? Нәүрүз нинди бәйрәм? Кайсы халыклар түбәтәй кими? Калфак нәрсә ул? Чабата үрү өчен иң яхшы материал нәрсә? Мөгаен, татарлар арасында бу сорауларда ялгышучылар булмагандыр. Әлеге акциядә катнашу – ул белемеңне тикшерү өчен генә түгел, ә белмәгәннәрне белү өчен дә менә дигән мөмкинлек.

Диктант язганнан соң “Казан-арты” тарих-этнография музее этнография бүлеге мөдире Гөлүсә Хаҗиева белән сөйләштек. “Тестны уртача авырлыкта иде, дип саныйм, – дип фикерләре белән уртаклашты ул. – Язар алдыннан алдагы елларда бирелгән сораулар белән танышып чыктым. Миңа музейда эшләвем, тарих өлкәсендәге белемнәрем ярдәм итте”.

Тест сорауларына җавап биреп бетергәннән соң һәр катнашучы үзенең баллары күрсәтелгән сертификат чыгарып алды.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/belmgnnrne-bel-chen-d-men-dign-mmkinlek-ide


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение