События

Арчада кара билбауның 3нче, 2нче һәм 1нче Дан дәрәҗәсен кемнәр алды? 14.11.2021

Арчада кара билбауның 3нче, 2нче һәм 1нче Дан дәрәҗәсен кемнәр алды?

Күптән түгел Арчадан тренер Газинур Борханов җитәкчелегендә өч егет  Алмаз Закиров, Алим Локманов һәм Ильяс Гыйльметдинов  Санк-Петербургта хапкидо буенча Дөнья Кубогы ярышында катнаштылар. Алмаз 3нче урынны алды, ә Алим белән Ильяс  - 5нче урынны. 

- Соңыннан аттестация семинары булды, - дип хәбәр итте безгә таэквон-до һәм хапкидо буенча тренер Газинур Борханов. - Семинарны хапкидо мәктәбе "Хен Му Кван"ны оештыручы Аркадий Хегай үткәрде. 

Менә шушы семинарда тренер Газинур Борхановка кара поясның 3нче Дан дәрәҗәсен бирәләр. Алмаз Закиров 2нче Дан дәрәҗәсен ала. Ә аның әтисе, Арча районының таэквон-до федерациясе рәисе Илфат Закировка 1нче Дан дәрәҗәсе бирелә.

- 3нче Дан дәрәҗәсендәге кара пояслы мастерлар Корея хапкидо федерациясендә күп түгел, - ди Газинур Борханов.

Котлыйбыз! Уңышлар!

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-kara-bilbauny-3nche-2nche-m-1nche-dan-drsen-kemnr-...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение