События

18.11.2021

Арчадан Алисә Ахунова Рәхмәт хатына лаек булды

17 ноябрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм "Татарлар" газетасы оештырган "Авылым чишмәләре" конкурсына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасы "Дворянское гнездо" ресторанында булды. Безнең районнан Арчаның 1нче балалар бакчасында физик тәрбия инструкторы булып эшләүче Алисә Ахунова Инша номинациясендә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсенең баш референты, “Дөнья” студиясе алып баручысы һәм режиссеры Энҗе Шәйхетдинова котлады һәм бүләкләр тапшырдылар.

-Чәй өстәле янында бик матур концерт та булды, -- дип сөйли Алисә Ахунова. -- Искәндәр Биктаһиров һәм Резедә Төхвәтуллина җырлап, бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Бик күңелле булды. шундый конкурсны һәм бүләкләү тантанасын оештыручыларга зур рәхмәт. Алга таба да очрашулар насыйп булса иде дигән теләктә калам.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archadan-alis-akhunova-rkhmt-khatyna-laek-buldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение