События

Кенәрдә традицион волейбол ярышлары узды 22.11.2021

Кенәрдә традицион волейбол ярышлары узды

21 нче ноябрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбе спортзалында яшьләр һәм өлкәннәр арасында волейбол ярышы булды.

Ярышны район башлыгы Нуриев Ильшат ачып җибәрде. Ярышны оештыручы иганәчеләр  - Садыковлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Ришат Кашшапович  элекке физкультура укытучысы, үзе дә  волейболны бик ярата, улларында да бу спорт төренә  мәхәббәт тәрбияләгән шәхес. Бу ярыш Яңа Кенәр авылы өчен матур бер традициягә әйләнеп китте,  ул быел 11 нче  мәртәбә үткәрелде.

Ярышта 6 команда катнашты: Яңа Кенәр (яшьләр), Арча, Әтнә, Садыковлар гаиләсе һәм Казан шәһәреннән КАБМИН  һәм Эстрада йолдызлары командалары.  Уеннарны оештыру өчен мәктәптә бөтен мөмкинлекләр дә бар, уеннар ике спорт залында  берюлы барды. Барлык куркынычсызлык чаралары  сакланды, команда вәкилләре һәм тамашачылар   мәктәпкә температура һәм кодлар тикшерелеп кенә  кертелде (Шул сәбәпле караучылар да азырак иде).

Бик кискен барган уеннардан соң  җиңүне  Арча командасы  яулады.  Аларга  кубок  һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Икенче урында Әтнә, өченче урында  Казан шәһәреннән  КАБМИН  командасы, дүртенче урында Яңа Кенәр яшьләре командасы булды.

Әлеге матур ярышның тагын да озак еллар дәвам итүен телибез. Матур гадәткә әйләнгән бу чараның оештыручылары Садыковлар гаиләсенә  сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез. Бу чара  Яңа Кенәр авылын  районда гына түгел,  республикада  таныту өчен зур мөмкинлек. Бу спорт төре  үзенә тагын да күбрәк яшьләрне җәлеп итсен иде. 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kenrd-traditsion-voleybol-yaryshlary-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение