События

Арчаның “Пантерочки” баскетбол командасы – Татарстан чемпионы 20.11.2021

Арчаның “Пантерочки” баскетбол командасы – Татарстан чемпионы

18 – 20 ноябрьдә “Арча” спорт мәктәбендә Б төркемендә 15 яшькә кадәрле кызлар арасында баскетбол буенча ТР Беренчелеге узды.

Чемпионы булып Арчаның “Пантерочки” командасы калды. Тренены – Илсур Фәсхетдинов. 

Ярышларда Татарстанның 8 шәһәр һәм район командалары катнашты. “Безнең команда 5 уенда катнашты, аларның һәрберсе җиңү белән тәмамланды. “Пантерочки” бердәм, матур уен күрсәтте. Кайвакыт каршы командалар төрле ысуллар белән җиңәргә тырышса да, “Пантерочки” җиңүгә бары тиң кагыйдәләр буенча уйнаганда гына ирешеп булуын истә тотты. 3 көн дәвамында барган кискен көрәш тәмам. Бүген безне горурлык һәм шатлык хисе били. Кызлар тырышты. Афәрин! Безгә ышынган тренерга, “Арча” спорт мәктәбенә, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә, әти-әниләргә, җанатарларга зур рәхмәт!”, – дип язалар “Панетрочки” баскетбол командасы аккаунтында.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archany-panterochki-basketbol-komandasy-tatarstan-chempion...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение