События

Районда зур көрәш бәйгесе узды 29.11.2021

Районда зур көрәш бәйгесе узды

27 нче ноябрь көнне Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә 2007-2010 нчы елгы егетләр арасында зур көрәш бәйгесе узды.

Көрәш ярышының иганәчесе – Искандаров Алмаз Васыйл улы, менә икенче ел рәттән балаларга шундый бөйрәм бүләк  итте. Алмазның 2 улы да 6 нчы мәктәптә укый, көрәш белән ныклап шөгыльләнәләр. Ярышны ачу тантанасында Россия көрәш федерациясенең спорт директоры Галиев Илнар Марсель улы да катнашты. Һәр үлчәү категориясендәге җиңүчеләргә    медаль, грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Командалар арасында 1 нче урынны Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе командасы алды (тренерлары Хидиятуллин Ф.Ф., Фазылзянов И.М.). 2 нче урынга Лесхоз мәктәбе командасы чыкты (тренеры Аскаров И.И.). Пьедесталнын 3 нче баскычына Кәче мәктәбе командасы күтәрелде (тренеры Галиев Р.Ф.), 4 нче урында Яңа Кенәр мәктәбе командасы


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rayonda-zur-krsh-bygese-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение