События

2021 ел авыл хезмәтчәннәрен төрле яктан сынады 26.11.2021

2021 ел авыл хезмәтчәннәрен төрле яктан сынады

Бөтен дөньяны аякка бастырган вирус яшәешебезне катлауландырса да, тормыш дәвам итә. Таң ата да, кич була, игенчеләр иген үстерә, терлекчеләр ит, сөт җитештерә.

2021 ел авыл хезмәтчәннәрен төрле яктан сынады. Җирләрне дә сыйфатлы итеп эшкәрттек, яхшы орлыклар чәчтек, ашламаны да күбрәк керттек, дип куанып йөргәндә көннәр тагын корыга китте, җәй буе күккә карап яңгырлар көтәргә туры килде.

Дөрес, урыны белән яугалады яңгырлар, шул ук вакытта бер үк хуҗалыкның бер почмагында явып, айлар буе яумаган басулары да булды.

Шулай да, шөкер итәргә кирәкле ел булды, дисәк тә ялгышмабыз. 2010 елдагы кебек басуларыбыз буш булмады, республика буенча иң күп ашлыкны Арча районы җыйнап алды. 15 комбайнчыбыз республика конкурсында җиңеп акчалата  премияләргә лаек булды. 20 комбайнчыга район башлыгы премияләре бирелде.

Район Мәдәният йортында менә шул кыр батырларын хөрмәтләп бүләкләр тапшырдылар. Район башлыгы Илшат Нуриев аларның һәммәсенә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, сәламәтлек, яңа уңышлар теләде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов Арча районының игенчелектә һәр елны алдынгы урыннарда баруын билгеләп үтте, киләчәктә дә шулай булыр, дигән ышаныч белдерде.

Комбайнчыларга (аларның исемлеге газетабызның 2 ноябрь санында басылды), алдынгы хуҗалыклар җитәкчеләренә бүләк-ләрне министр урынбасары Рафаэль Фәттахов, район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Расул  Мөхәррәмов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов тапшырды.

Игенчелектә яңа технологияләр кулланып эшләүче “Кырлай”, “Курса МТСы” ширкәтләре шундый үзенчәлекле елда да игеннәрнең һәр гектарыннан 24әр, “Северный”, “Ватан”, “Ашыт” ширкәтләре 22шәр центнер уңыш җыйнап алдылар.

Язгы чәчү чорында да, урак өстендә дә механизаторлар игътибар үзәгендә булды. Район башлыгы Илшат Нуриев һәр хуҗалыкның алдынгы тракторчыларына, комбайнчыларына Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, хәрби комиссар, “Агроснаб”, элеватор, “Металл” ширкәтләре җитәкчеләре кыр батырларына үз бүләкләрен әзерләп басуларга чыктылар.

Арча элеваторы җитәк-чесе Ләйсән Әһлиуллина әлеге тантанага да бүләкләр белән килгән иде: “Сезнең фидакарь  хезмәтегез нәтиҗәсендә элеваторга быел 75 мең тонна ашлык килде. Бу безнең өчен дә зур шатлык, рәхмәт сезгә!” – диде.

Бәйрәм бик матур оештырылган иде. Бүләкләүләр арасында район үзешчәннәре җырлар, биюләр бүләк иттеләр.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/2021-el-avyl-khezmtchnnren-trle-yaktan-synady


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение