События

Утар Аты авылыннан Рәзил Камалов “Милләт авазы” видеоязмалар бәйгесендә җиңүче булды 28.11.2021

Утар Аты авылыннан Рәзил Камалов “Милләт авазы” видеоязмалар бәйгесендә җиңүче булды

Бәйгенең шарты буенча видеоязмаларда Татарстанда яшәүче милләт вәкилләре үз телендә шигырь, җыр, бию башкарырга, яки гореф-гадәт, бәйрәм күренешен күрсәтергә, яки аш-су рецепты белән бүлешергә, гомумән, үз халкының үзенчәлеген чагылдырырга тиеш иде.

Бәйгегә иҗади эшләр 11 октябрьдән  25 октябрьгә кадәр кабул ителгән. Җиңүчене халык үзе сайлаган. 27 октябрьдән 10 ноябрьгә  кадәр 100tatarstan.ru cайтында ачык тавыш бирү юлы белән җиңүче ачыкланган. Менә шул бәйгедә катнашкан да инде безнең Рәзил.

Арча агросәнәгать көллиятен тәмамлап пешекче-технолог һөнәрен үзләштерә егет. Казан аграр университетында читтән торып укуын дәвам итә. Хәзерге вакытта Кайбыч-Мәскәү трассасы төзелешендә эшли. Сәнгать җанлы, җиңел, ачык йөзле, ягымлы, тырыш егет. “Җидегән чишмә” Арча халык театрында да уйнады. “Хаҗи әфәнде өйләнә” дә Хәйретдин ролен башкарды. Көн дә авылдан репетициягә йөрде. Гитарада уйнарга өйрәнә. Шигырьләр иҗат итә.

–Шигырьләрне әнием Алсу күп яза. “Каурый каләм” әдәби берләшмәсе әгъзасы ул. 60тан артык шигырен туплап китап чыгарырга хыялланабыз, – диде Рәзил Камалов. – Ә бу бәйгедә мин әни язган шигырьне сөйләдем. Әтнәдә студиядә яздырдым. Видеосын җибәрдем. Кызык өчен генә, җиңәрмен дип уйламадым да.

Әмма Рәзил “Милләт авазы” бәйгесендә иң күп тавыш (аңа барлыгы 747 кеше тавыш биргән) җыеп, җиңү яулады һәм акчалата бүләккә ия булды. Котлыйбыз, Рәзил.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ktmgnd


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение