События

Бүген алар бик бәхетле картлык кичерә 29.11.2021

Бүген алар бик бәхетле картлык кичерә

Алар өч көн генә очрашалар һәм 65 ел тигез гомер кичерәләр, дүрт бала үстерәләр, дүрт оныклары бар.

Сүз Яңа Кишет авылында яшәүче Хаҗирә һәм Таһир Кадыйровлар турында бара.

Бик озак сөйләшеп утырдык алар белән. Күбрәк Хаҗирә апа сөйләде, Таһир абый елмаеп тыңлап кына торды. Шул вакыт эчендә тормыш истәлекләрен дә барладык, күңелле мизгелләрен дә искә төшердек.“Нинди матур пар”, – дип сокланып утырдык декабрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнүче Хаҗирә апа белән шулай ук декабрьдә 91 яшен тутыручы Таһир абыйга карап.

Бүген алар бик бәхетле картлык кичерә. Яннарында ике көннең берендә Арчадан авылга кайтып йөреп әти-әнисен багучы кызлары Фәрдия, яраткан кияүләре Хаҗинур. “Олы кызым Фирдәвес тә яныбызда яши. Кызым Фирая белән улым Фердинанд Казанда. Дүрт оныгыбыз, оныкчыгыбыз бар. Барысы да игелекле балалар булдылар. Тигезлек белән картайдык. Тулы бәхет өчен безгә тагын ни кирәк”, – диде Хаҗирә апа.

Өлкәннәр тормышның һәр күңелле мизгеленнән тәм табып яши белә. Чөнки аларга заманында бик күп авырлык-лар кичерергә туры килгән. Ул еллар турында сүз чыккач, Хаҗирә апа да көрсенеп куйды.

– Чиканаста тудым мин. Әти бригадир, укымышлы, дәрәҗәле кеше иде. Әни белемсез кешеләрне укырга-язарга өйрәтте. Гаиләдә дүрт бала. Матур гына яшәп торганда сугыш башланды. Әтине фронтка алдылар. Миңа  нибары 9 яшь иде. 7 айлык бала да бар әле. Әни аны карап торырга дип мине үзе белән уракка ала иде. 9 яшьтән урак ура башладым инде мин, – дип сөйләп китте Хаҗирә апа. – Аллага шөкер, әти исән-сау кайтты. Аны каршы алу мизгеле бүгенгедәй күз алдымда. Мине кочагына алды, ә кечкенәбез танымыйча утын арасына кереп качты.

16 яшендә фермада сыер сава башлый кыз. “Апа минем өчен бер генә атна эшләп тор, дип алдалап төшерде. Үзе шәһәргә китте. Урынына кеше табарга кушкан булганнар икән. Бер атна дигәне өч елга сузылды”, – ди Хаҗирә апа. – Мактаулы савымчы булдым. Хисапчы итеп куйдылар. 30 градус салкында урман да кистем, 30 градус эсседә юл да салдым. Арча тауларын гомер онытасым юк. Аннан колхоз эше. Җәен яшелчәчелек, кышын артель. Беренче хезмәт хакыннан әтигә телогрейка сырдырып алганым   исемдә әле”.

Таһир абый белән аны күршеләре таныштыра. Беркөн кыз өенә кайтса, ишек алдында яхшы ат тора. Алырга ук дип килгәннәр. Хаҗирә югалып калмый: “Урамда туып, урамда үсмәгән, сарык бәтие түгел бит мин болай гына алып китәргә”, – ди. Моңарчы кызын сорап йөргән егетләренә исе китмәгән әтисе дә Таһирны ошата. Ризалыгын бирә. Өченче килүендә алып китә аны егет. Кыңгыраулар таккан, тарантас җиккән атка утыртып. Эссе июль ае була. Уракчы кызлар үзен кул болгап озатып кала. Шулай Хаҗирә Яңа Кишеткә килен булып төшә.

Ошатмаслык егет булмагандыр Таһир абый. Әле дә бик чибәр ул. Елмаеп җибәрсә, йөзләре яктырып китә, күзләре очкынлана. Ул да заманында күпне күргән. Кечкенәдән үгез җигеп басуда эшләгән, чабата киеп урман кисәргә йөргән, аннан озак еллар колхозда хуҗалык эшләре мөдире булган.

– Балта остасы ул безнең. Лаеклы ялга чыккач яраткан эше белән шөгыльләнә башлады. Капкалар, тәрәзә йөзлекләре ясый иде. Өйдәге шкаф, тумбочка, шифоньерлар – барысы да аның иҗат җимеше. Берсен дә ташламадык. Бер бүлмәбез аның кул эшләреннән торган музей кебек”, – диде кызы Фәрдия.

– Кияүгә килгәннең өчен-че көнендә кукуруз арасыннан печән җыярга чыгып киткәнемне, каравылчы эләктергәнне әле дә хәтерлим, – ди Хаҗирә апа көлеп. – 17 ел кайнана-кайната белән тордым. Төрле вакытлар булды. Дәшмәдем. Бөтен эшне башкардым. Бу йортны да ирем, кайнатам белән өчәү төзеп чыктык. Колхозда да эшләдем. Пенсиягә чыкканда мәктәп ашханәсендә пешекче идем. Ирем белән тату булдык. Фәрдияне мин 37 яшемдә таптым. Үзебезнең бәхетебезгә туган бала булды ул. Ничә еллардан бирле безне карый. Киявем Хаҗинур да искиткеч яхшы кеше. 

– Әти-әнине авылда шулкадәр яраталар икән, дип белми идем. 2018 елда бик каты авырды әни. Хастаханәгә бөтен күршеләр озатып калды. Кайткач күчтәнәчләр күтәреп хәлен белергә керделәр. Чын күңелдән шатландым. – диде Фәрдия. – Әле дә без югында ярдәм итәргә торалар.

.... Өлкәннәр безне урамга кадәр озата чыкты. Җәен тирә-юньнәрен басып алган чияләр чәчәк аткан чорда кунакка чакырдылар. Бу очрашудан күңелдә ниндидер бер матур тойгы калды.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bgen-alar-bik-bkhetle-kartlyk-kicher


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение