События

Арчалар хәбәрсез югалган якташларын искә алдылар. 03.12.2021

Арчалар хәбәрсез югалган якташларын искә алдылар.

Бүген,3 декабрьдә, бөтен ил буйлап Билгесез солдат көненә багышлан хәтер чаралары үтте. Ул Россия Президенты указы буенча 2014 елдан бирле уза. Арчаның Җиңү паркында да бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган якташларыбызны искә алдылар.

- Минем үземнең дә бер бабам сугышта хәбәрсез югалган. Бөек Ватан сугышында һәлак  булган  һәм хәбәрсез югалган каһарман якташларыбызны без беркайчан да онытырга тиеш түгел,- диде район башлыгы Илшат Нуриев.

Хәрби комиссар Алмаз Борһанов белдергәнчә, хәрбәрсез югалган якташларыбыз язмышын ачыклау эше дәвам итә.

Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт яу кырында ятып калган райондашларыбыз рухына дога кылды.

Соңыннан хәтер митингында катнашучылар Җиңү паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archalar-khbrsez-yugalgan-yaktashlaryn-isk-aldylar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение