![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Түбән Мәтәскәдә «Кар шәһәрчеге» бар
Яңа, 2016 нчы елны каршы алырга әзерләнеп, кичә Түбән Мәтәскә мәктәбе укучылар, укытучылары «Кар шәһәрчеген» ясадылар.
«Кыш бабай да, безне «аңлады», кичтән күптән зарыгып көткән кар яудырды, җылы көнен бирде. 10-11 класслар Кар кызы белән Кыш бабайны ясады. 9 класслар ел символлары сарык һәм маймылны ясады. Укытучылар нарат ылыслары белән мәктәпкә килү юлын бизәде.» -дип хәбәр итә мәктәп коллективы.
Чыганак: http://trkarcha.ru/t-b-n-m-t-sk-d-kar-sh-rchege-bar/