События

Үзең утырган ботакка балта чапмаска 11.12.2021

Үзең утырган ботакка балта чапмаска

Ун айлык эшкә йомгак ясалды, яңа елга бурычлар билгеләнде.

Игенчелек буенча начар эшләмибез, ә менә терлекчелек тармагында бик алга китеш юк, – диде район башлыгы Илшат Нуриев 3 декабрьдә хуҗалык җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәдә. – Игенчелектән елга 3–4 ай акча аласыз, ә бит калган 7–8 айда бары тик ит һәм сөттән генә акча керә.

Терлекчелек тармагында эшләрнең ничек торганы турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов җентекләп сөйләде.

Ун айда сөт узган елның шул чорындагының  – 92, ит – 90 проценты күләмендә генә җитештерелгән. Мөгезле эре терлекләр 4869 башка кимегән, 1456 бозау кимрәк  алынган.

Билгеле, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә терлекләр бетү район күрсәткечләренә дә тискәре йогынты ясады. Киләсе елдан биредә хәл уңай якка үзгәрер, дигән өмет бар.

Әлеге ширкәттән башка да 9 хуҗалык сөт җитештерүне киметте. “Игенче” ширкәтендә – 2805, “Кырлай”да – 2618, “Төрнәле–Пошалым”да – 1837, “Аю”да – 1813 центнер сөтне кимрәк саудылар.

Шул ук вакытта “Северный” ширкәтендә 14266 центнер сөт артыграк савылды. “Кызыл Яр”, “Ташкичү”, “Курса МТСы”, “Заря”, “Ватан”, “Казанка” ширкәтләре дә сөт савуны арттыра алдылар.

Киңәшмәдә һәр хуҗалык җитәкчесе 2022 елга планнары турында чыгыш ясады. “Северный”, “Яңарыш”, “Кырлай” ширкәтләрендә терлекчелекне үстерү буенча зур эшләр алып барыла. Үзәкләштерелгән азык  цехлары төзүнең уңай нәтиҗәләре күренә инде. Беренчедән, азык экономияле тотыла, икенчедән, сыйфатлы азык ашаган сыерларның сөтләре дә күпкә арткан.

Яңа елдан хуҗалыкларга сөт өчен субсидияләр биргәндә яңа таләпләр куела. Шул исәптән белгечләр белән тәэмин ителеш дигәне дә бар. Зоотехнигы, ветеринария табибы булмаганнарга уйланырга туры киләчәк.

Район башлыгы Илшат Нуриев октябрь ае нәтиҗәләре буенча җиңүче булган “Ашыт” ширкәтенә күчмә кубок тапшырды.

Техниканы кышкы сак-лауга кую буенча конкурста “Заря” ширкәте җиңүче булды.

4 декабрьдә “Кырлай” ширкәтендә Татарстан сөт җитештерүчеләре берлеге “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү үткәрде. Анда сөт җитештерү проблемалары, бәяләрне көйләү турында фикер алыштылар.


Ильяс ФӘТТАХОВ

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ze-utyrgan-botakka-balta-chapmaska


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение