События

Бүген якташыбыз Данил Шамил улы Гыйниятовның туган көне! 15.12.2021

Бүген якташыбыз Данил Шамил улы Гыйниятовның туган көне!

Бүген, 15 нче декабрь көнне, якташыбыз Данил Шамил улы Гыйниятовның туган көне!

Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр, эшегездә зурдан-зур уңышлар тели!

Данил Шамил улы Гыйниятов 1969 нчы елның 15 нче декабрендә Арча районы, Югары Әзәк (Өчиле) авылында туган. КДУның татар филология факультеты тәмамлый. "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы генераль директорның урынбасары. «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан. Атналык күзәтү» тапшырулары алып баручысы, татар телендәге хәбәрләр тапшыруларының баш мөхәррире, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең башкарма директоры урынбасары, 25 ел хезмәт елын телеканалга багышлаган кеше. («Хәбәрләр» тапшыруы дигәндә, иманым камил, күпләр өчен иң элгәре күз алдына Данил Гыйниятов килеп басадыр.) Тыйнак, зыялы, киң эрудицияле, үз-үзен экранда гына түгел, тормышта да матур тота белүче шәхес

Фото, Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/intervyu/danil-gyyniyatov-yaratuny-teldn-ytmim-anda-yrtm


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение