Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
22.06.2024
Ташкичүдә СВОдан ялга кайткан авылдашлары белән очраштылар
Мәдәният йортында бик тә эчтәлекле матур кичә үтте, дип хәбәр иттеләр Ташкичү мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Кичәбезнең сәбәпчесе : СВО да хезмәт итүче, 4 нче тапкыр ялга кайтучы, кайткан саен күкрәгендә медальләры артып, мактау һәм рәхмәт грамоталары тулы булган, безнең горурлыгыбыз Фирдусебез булды
21.06.2024
Авыр туфрагың җиңел булсын Гарәфетдин абый
Күлтәс авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Гарәфетдин ага Зиннуровны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрәсимендә район башлагы Илшат Нуриев, сугышчан туганлык оешмасы әгьзалары, авылдашлары, якыннары катнашты
20.06.2024
Алар - Арча районының “алтын фонды”
Төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яулаган укучылар һәм аларны әзерләгән укытучылар район Мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрелде.
19.06.2024
Яңа Кырлайда төзүчеләрне Корбан итеннән пешерелгән ризык белән сыйладылар
- Авыл барлыкка килгәннән бирле чүпләнеп килгән Ия елгасын чистартып,матурлап, яктыртылган җәяүле юллар салучы Арча "Эталон""һәм Балтач. " Мелиорация "" җәмгыяте эшчеләрен корбан ите белән сыйларга уйладым
18.06.2024
“Ак барс“ агрокомплексы ширкәте терлекчеләре бәйрәм итте
15 июньдә “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә бик матур бәйрәм булды. “Чәчүлекләрне кабул иткән көнне механизаторларны шулай зурлап хөрмәтләгән идек, бүген менә терлекчеләребезне кунак итәбез“, – диде хуҗалык җитәкчесе Ленар Абдуллин.
17.06.2024
Арчаның Өлкәннәр һәм инвалидлар йортына Корбан ите китерәләр
Районда игелек эшләүчеләр күп. Уеңда, теләгеңдә бар икән инде игелек эшлә! Район Өлкәннәр һәм инфалидлар йорты җитәкчесе Рәисә Рәкыйповна ярдәм итүчеләргә бик рәхмәтле. Исән-сау булсыннар, балаларының игелеген күреп яшәсеннәр, дип тели.
16.06.2024
Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 16 июнь көнне якташыбыз Әхмәтов Марат Готыф улының туган көне - 70 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Сезгә алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә, яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!
15.06.2024
Арча педагогия көллиятен котлыйбыз!
10 июнь көнне Татарстан Республикасы спорт министрлыгында урта һөнәри уку йортлары арасындагы спартакиадага һәм лига ярышларына йомгак ясалды. 2023-2024 уку елында Арча педагогия көллияте барлык уку йортлары арасында ( барлыгы 102 уку йорты) I урынны алды.
14.06.2024
Сыйфат өчен тырышалар
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов 11 июньдә Арча районында булды. Ул “Яңарыш“ ширкәтендә терлек азыгы әзерләү, сенаж салуның барышы белән кызыксынды.
– Без арышны 1300 гектарда чәчкән идек, – ди хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков. – Бөртеккә дигәне 900 гектар, калганын сенажга салабыз. Масса әйбәт, барысы 2 мең тонна чамасы шундый сенаж салабыз. Урып-җыйналган басуларга бодай, судан үләне чәчәбез.
13.06.2024
Сабантуй – очрашу, күрешү, аралашу урыны
Арча Сабантуе көнне иртәдән кояш балкыды. Күңелләр күтәрелеп китте.
Хәер, шимбә көн яңгыр яуганга карап ул да авыл Сабантуйларына артык комачауламады.
Хәтерләсәгез, телогрейка киеп төшкән еллар да булды. Хәзерге яшьләр телогрейканың нәрсә икәнен дә белми. Шулай да көн салкынча булып торгач, нигәдер, шул искә төште. Чөнки бәйрәмгә барабыз, дип алдан киемнәр алып куеп, бу көнне көтеп аласың бит. Ярый, бу юлы эш җылы киемнәргә барып җитмәде. Яңгыр явып торуга карамастан, һәркайда бәйрәм гөрләде. Икенче көнне кояш күңелләрне күтәрде, Үзәк стадион ягыннан иртәдән дәртле музыка яңгырый иде.
12.06.2024
Наил Сабиров вафат
Арча, Әтнә районнарында гына түгел, республикада да хөрмәтле, дәрәҗәле аксакал Сабиров Наил Закир улы бүген вафат булды.
Наил абый Сабиров 28 яшендә «Чулпан» колхозы рәисе итеп билгеләнә. Колхозны алдынгылар сафына күтәрде, данын еракларга җиткерде. Халыкның тормышын, көнкүрешен яхшыртуны алгы планга куеп эшләде. Әтнәбезнең дәрәҗәле аксакалы иде. Урыны оҗмахта булсын, гаиләсенә, балаларына, якыннарына Аллаһ сабырлык бирсен.
11.06.2024
Бай тарихлы Каенсар
Туган төбәгебезнең чын тарихын барлау, аның күренекле кешеләрен белү һәркем өчен мөһим. Соңгы елларда татар авылларының тарихы белән кызыксынучылар шактый күп. Авыл тарихларын, аларның халкын, элеккеге тормышын туплап китап бастыручылар да артып тора.
Әлбәттә, халкыбыз өчен кирәкле хезмәт бу. Минемчә, һәркем үзе яшәгән төбәкнең тарихын белергә, өйрәнергә тиеш.
10.06.2024
Арча Сабан туе - 2024
Арча Сабан туе милли йортлардагы гаилә көнкүреше белән танышудан башланды
Халкыбызның милли бәйрәме Сабан туена ел саен күп кунаклар җыела. Быел да Арчага республикабыздан мөхтәрәм шәхесләр килгән иде.
09.06.2024
Әй мәктәбем, Апаз мәктәбем...
Апаз мәктәбе капка төбенә 40 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар җыелды. Кочаклашып күрешәләр, сөйләшәләр, көлешәләр...
Район башлыгы Илшат Нуриев та 40 ел элек Апаз мәктәбен тәмамлаган. Бердән, сыйныфташлар очрашса, икенчедән, Апаз мәктәбенә 150 ел! Зур юбилей!
08.06.2024
Районыбыз авылларында Сабантуйлары гөрли
8 июньдә районның шактый авылларында Сабантуйлар гөрләде. Табигать тэ рәхимле булды, артык эссе дэ түгел, яңгырлар да булмады.
07.06.2024
Райондашыбыз 37 ел гомерен төзелешкә багышлаган
“Арча МСО”сы ширкәтенең төзүчесе Ирек Вәлиев һөнәри осталык республика конкурсында “Иң яхшы төзүче” номинациясендә 3нче урынны яулады
5 разрядлы төзүче Ирек Вәлиев бүгенге көндә бригадасы белән Яңа Кенәрдә хастаханә түбәсен яңарту белән мәшгуль. Ташчы булса да, кирпеч өю генә түгел, төзелештәге башка эшләрне дә башкарырга туры килә икән үзенә.
06.06.2024
Арча муниципаль районы Сабан туе программасы
Арча шәһәре үзәк стадионында Сабан туе 9 июньдә узачак
05.06.2024
Якташыбызның яңа китабы дөнья күрде
Ташкичу авыл китапханәсендә Россия Федерациясенең халык мәгариф отличнигы, югары категорияләре укытучы, һәвәскәр язучы Насибуллина Рузалия Ибраһим кызының "Атылган йолдыз" исемле китабын тәгъдир итү киче узды.
04.06.2024
Кунакта
Төбәк инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов “Без Тукайны укыйбыз“ дигән әдәби марафонда уңышлы чыгыш ясаучыларны котлап, бүләкләр тапшырды
Бу матур тантана-очрашу чәй өстәле янында район мәдәният йортында инвалидлар җәмгыяте бүлмәсендә үтте.
03.06.2024
Район иҗтимагый советының Кәче авыл җирлегендә күчмә утырышы булды
Район иҗтимагый советының җитәкчесе Надия Мифтахетдинова. Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев.
Совет әгьзалары Чулпан фельдшер-акушерлык пункты, Чулпан клубы, Якты Көндә Радик Бариев крестьян-фермер хуҗалыгында (кошчылык), Якты Көн клубында, Кәче мәчетендә, Кәче мәктәбендә, бакчасында булдылар. Аларның эше белән якыннан таныштылар. Дәүләт программаларының ничек тормышка ашырылганын карадылар.
02.06.2024
Мәгариф хезмәткәрләре йөгереп тә карый!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы үзенекеләрне Арча стадионына җыйды
Көндезге сәгать 1. Көн кояшлы, җылы, кошлар сайрый. Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр шау-гөр килеп, бер-берсе белән күрешәләр, уен-көлке сөйләшәләр. Ярыш алдыннан әкрен генә йөгереп, гәүдәләрен язучыларга карап: “Кара бу чабышкы атын, кая узасың моны!” – дип көлешә ир-егетләр. Үзе бер күңелле!
01.06.2024
Укытучылар “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек куйды. Галәви ролен Фәнис Җиһанша башкарды
24 май көнне район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
Курса Почмак мәктәбендә унберенче сыйныфны быел өч, тугызынчы сыйныфны сигез укучы тәмамлаган. Шуларның дүртесе өчен дә кыңгырау соңгы тапкыр чыңлаган. Биредә соңгы кыңгырау бәйрәме башкалардан аермалы буларак 25 майда үткәрелде. Аның сәбәбе дә бар.
31.05.2024
“Ак барс“та бәйрәм
Быел “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә бик зур үзгәрешләр бара. Бүгенге көндә тәүлеккә 30 тонна сөт савалар. Язгы кыр эшләрен оешкан төстә, бердәм булып төгәлләп чыктылар. Чәчүне “Казанка“ ширкәтеннән соң икенче булып тәмамладылар.
30.05.2024
Сүндермичә сакласак иде
Арча үзәк китапханәсе ЗАГС бүлеге белән берлектә Гаилә елы уңаеннан “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән очрашу үткәрде
29.05.2024
Анда ярдәм бик кирәк
Зөлфия Мәгъсумова белән Тәнзилә Вәлиева Оренбург өлкәсенә барып, җыелган гуманитар ярдәмне илтеп кайттылар. Аларны бик җылы каршы алганнар.
– Безгә төрле фикерләр ишетергә туры килде. Казанда бер таксист: “Сезгә дөнья кадәр акча түлиләрдер инде”, – диде. Безнең үз хисабыбызга ял алып, бушка йөрүебезгә ышандыра алмадык. Үзләре бер барып кайтсалар, андый сүзләр әйтмәсләр иде.
28.05.2024
Якташыбыз Нурзадә Вәлиуллинаны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 28 май көнне, якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2019), җырчы, автор-башкаручы, Нурзадә Фирдинант (Рәдиф) кызы Вәлиуллина туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!
27.05.2024
Апаз мәктәбенә 150 ел (ВИДЕО)
Мәктәп коллективы, директор Раушан Сибагатуллин менә дигән бәйрәм оештырганнар. Моннан 40 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар да килгән иде. Район башлыгы Илшат Нуриев та 40 ел элек Апаз мәктәбен тәмамлаган. Сыйныфташлар җылы итеп күрештеләр. Ветеран укытучылар бәйрәмнең иң кадерле кунаклары булдылар.Район һәм республиканың җаваплы эшләрен башкарган, эшмәкәр, Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Вагыйз Минһаҗев та кайткан иде. "Ватан" хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтов, районда җитәкче урыннарда эшләгән Шәфигулла Гарипов - алар бар да Апаз мәктәбен тәмамлаган шәхесләр. Чыгышлар бик матур булды.
27.05.2024
Җиңүләре алда әле
Анда Арча, Кукмара, Балтач, Биектау районнарыннан, Казаннан 45 кеше катнашты.
– Минем өчен дә, башкалар өчен дә бу иң зур бәйрәм. Җиңү бәйрәме, яшәү бәйрәме, – диде районның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов. – Әтием сугышның беренче көненнән үк фронтка киткән. Аңа ул чакта нибары егерме яшь булган. Берлинга барып җиткән. Аннан Япониягә каршы сугышка җибәргәннәр. Җиде елдан соң гына исән-сау өйгә кайткан.
26.05.2024
Кашшафсыз да калды Шура...
“Бу дөньяда без бөҗәк кенә – әле генә бар, әле генә юк“, – ди торган иде безнең әти
Шура авылында яшәүче Кашшаф Рәхмәтуллинның үлеме турында ишеткәч, әтинең шул сүзләре искә төште.
25.05.2024
Арча стадионына мәгариф хезмәткәрләре җыелды
Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы йөгерү ярышлары оештырды.
Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр - бар да йөгерә! Кем махсус йөрергә чыгам ди, кем без тормышта гел хәрәкәттә ди. Шуңа да ярышларда катнашудан курыкмыйлар. Иң мөһиме катнашу, командага ярдәм итү.
24.05.2024
Арчаның беренче мәктәбендә соңгы кыңгырау
Бүген район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чылтырады.
Бу уңайдан биредә һәрвакыттагыча искиткеч матур, дулкынландыргыч та тантана узды.
23.05.2024
Арча балалары Казансу паркында асфальтта рәсем ясады
20 май көнне Арчаның Казансу паркында балалар һәм яшүсмерләр үзләренең рәсем сәнгате өлкәсендәге сәләтләрен күрсәтү өчен асфальтта рәсем ясарга җыелды.
22.05.2024
Якташыбыз машина белән бүләкләнде
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте конференц залында Татарстан журналистлары съезды булды. Илшат Әминов тагын биш елга Татарстан журналистлары союзы җитәкчесе итеп сайланды.
21.05.2024
Арча балалары Турслетка җыелды
Турслетта Арчаның 2 нче, 6 нчы, Лесхоз, Түбән Мәтәскә, Сеҗе, Сикертән, Носы, Шушмабаш, Хәсәншәех, Апаз мәктәпләреннән, Курсави исемендәге күппрофильле лицейдан һәм Укучылар сараеннан 14 команда составында 89 бала катнашты.
20.05.2024
Илгизә Шигабиеваның “Кулъязмалар куя каләмем” китапчыгы дөнья күрде
Арча районы Кәче мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Илгизә Шигабиеваның “Кулъязмалар куя каләмем” китапчыгы көн күрде. Бу кечкенә китапка һәр сүзе “К” хәрефеннән генә башланган берничә хикәя, кроссворд, табышмаклар кергән.
19.05.2024
Халкыбызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге
18 май Халыкара музейлар көне. "Музейда халкыбызның үткән тормышы, көнкүреше, мәгарифе һәм мәдәнияте белән бәйле кызыклы экспонатлар саклана. Сигез ел музейда эшләп алуым белән горурланып яшим. Бик күп шәхесләр белән аралашып яшәдек, алардан күп әйберләргә өйрәндек", - дип яза үзенең Вк төркемендә Шәфигулла Гарипов.
18.05.2024
Шөкер итеп яши
Май Җиңү көне белән күңелне кузгата торган ай. Сугыш хатирәләре һәр гаиләнең хәтер сандыгында саклана.
Арчада яшәүче, гомере буе китапханәдә эшләгән Әлфия апа Рәхимованың да сөйләр сүзе күп.
Әлфия апаның да әтисе Зыятдинны сугышка алалар. Сугышка киткәндә әтисенең: “Балам, багалмам, ятим каласың бугай”, – дип елаганын хәтерли ул. Әтисе сугышта хәбәрсез югала.
17.05.2024
Арча агросәнәгать көллиятенә (җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев) 80 ел
Юбилей бик матур үтте. Афәрин, оештыра беләләр! Котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде.
Түр башында көллияттә эшләгән ветераннар, төрле елларда көллиятне тәмамлаган абруйлы хезмәт кешеләре утырды. Әлеге көллиятне тәмамлаган Татарстан халык җырчысы Рөстәм Закиров та кайткан иде.
16.05.2024
«Казан арты» тарих-этнография музеенда Гаилә көнен билгеләп үттеләр
Һәр елны табигатьнең иң матур вакытында 15 май көнне Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә көне уңаеннан районыбызда төрле чаралар үткәрелә һәм аларның максаты гаиләдәге мәхәббәт, хөрмәт хисләрен яңарту, ә иң мөһиме бер-береңә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булу.
15.05.2024
Арчада бер йорт файдалануга тапшырылды
Арчаның Бакый Урманче урамында урнашкан 18нче йортны файдалануга тапшыру тантаналы төстә үтте.
Мондый чарага бәйрәм төсе кертү дөрес тә. Чөнки кулга фатир ачкычы алу хуҗалары өчен иң зур шатлыкларның берсе.
14.05.2024
Шура авылы клубы каршында бик матур һәйкәл ачылды
Шура авылы клубы каршында бик матур һәйкәл калкып чыккан. Ул быел гына ачылган яңа клубны тулыландырып тора. Һәйкәлне ясауда клуб төзүчеләр ярдәм итте.
Узган елның декабрендә биредә өр-яңа клуб ачылды. Ул шуралар өчен зур бәйрәм булды. Чөнки алар кечкенә генә әйбергә дә зур итеп куана белә.
13.05.2024
Арчалар Балтачта ничек көрәште
11 нче май көнне Балтач районының Субаш мәктәбе спорт залында 2007 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш ярышлары булып узды.
Бу ярышта тренер Фәнис Зарипов җитәкчелегендә Арча районы командасы да катнашты. Егетләр барысы да медаль, грамота һәм акчалата бүләкләр алып кайттылар.
12.05.2024
«Кыр кухнясы» күңелне кузгатты (ВИДЕО)
9 майда Арча шәһәре үзәгендә Кыр кухнясын «Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте» (җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев) оештырды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан кунакларны карабодай боткасы һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Ил алдында хәрби бурычын үтәүчеләр дә (әфганчылар һ.б) шунда җыелышып чәй эчтеләр, фотоларга төштеләр. Үзе бер күңелле булды.
11.05.2024
Яңа Кенәрдә Тәлгать Әхмәтов истәлегенә волейбол ярышлары булды
Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында, волейбол тренеры Әхмәтов Тәлгать Хәбибрахман улы истәлегенә 2010-11 нче елгы егетләр арасында волейбол ярышлары узды.
Ярышта Балтачтан һәм Әтнәдән берәр команда, Арча районыннан 4 команда катнашты.
Ярышны Тәлгать абыйның укучылары, гаиләсе, Яңа Кенәр мәктәбе физкультура укытучысы, тренеры Хәйруллин Зөлфәт оештырдылар.
10.05.2024
Бердәм халык яши Шурада
Шура авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен хәйрия концерты оештырылды.
Аннан соң, Яңа Кенәр, Сөрде, Шурабаш, Түбән Оры, Югары Оры, Байкал авылларына да бардылар.
10.05.2024
Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында (ВИДЕО)
Интернатта эшләүчеләр һәм шунда яшәүчеләр тарафыннан матур бер концерт әзерләнде. Гел ярдәм итеп торучы Гүзәлия Кәримова да Казаннан кайтты. Күңелне кузгатырлык кичә булды.
09.05.2024
Бөек Җиңүнең 79нчы язын каршы алдык
9 май көнне илебез халкы 1945 елның язын искә алып, Ватанга Җиңү алып килгән батырларыбызга рәхмәт йөзеннән ел да зур бәйрәмгә җыела. Арча районында да Бөек Җиңү көне уңаеннан оештырылган төрле чаралар берничә көн алдан башлана.
08.05.2024
Чулпан авылында һәйкәл янында
Бүген авыл җирлеге башлыгы Раушан Гәрәев үзенең командасы, мәдәният хезмәткәрләре белән Чулпан авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. 1минутлык тынлык белән каһарманнарны искә алдылар. Ә Шәүкәт Вәлишин үзе мылтык тотып постта торды. Авыл халкы рәхмәтле булды, диде. Дан сезгә, каһарманнар!
07.05.2024
Арча районы башлыгы ветераннарны котлады
Район башлыгы Илшат Нуриев 6 майда Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Тәлгать Ногмановны, Үзбәк Сабировны, Иске Йорт авылында яшәүче Равил Шәяхмәтовны Җиңү көне белән тәбрикләде.
Аларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм үзенең котлау хатларын, бүләкләр тапшырды.
06.05.2024
Ут кебек булырга кирәк
рем Айрат Исмәгыйлев мине өч бала белән алды. Дүртенче малайны да алып кайттым”, – ди ул
Теләге – дөньяда тынычлык булсын, балаларны исән-сау үстерергә язсын, тигезлектән аермасын. Ул моны дүрт ир бала анасы буларак әйтә.
05.05.2024
Арчада Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бал үтте
3 май көнне районыбыз мәктәпләре укучылары мәдәният йортына Бөек Җиңүнең 79 елллыгы уңаеннан уздырылган традицион «Арча балы»на җыелды. Арча районы мәгариф идарәсе һәм Укучылар сарае тарафыннан оештырылган иҗади чарада быел 31 коллектив катнашты.
04.05.2024
Райондашларыбыз гаиләләре белән шашка уйнады
Арча Укучылар сараенда районыбызның иң оста шашка уйнаучылары көч сынашты.
Гаиләбез белән шашка уйныйбыз” турниры Гаилә елы уңаеннан уздырылды. Ул район мәгариф идарәсе һәм Укучылар сарае тарафыннан оештырылган иде.
03.05.2024
Арчалар Саратов шәһәреннән Гран-при яулап кайтты
Саратов шәһәрендә “Идел йолдызлары” татар балалары фестивале узды.
Бирегә күп кенә регионнардан катнашучылар җыелды. Чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннатуллин сәламләде.
02.05.2024
Булачак журналистлар Арчада булып киттеләр
Казанда "Волжские встречи" дигән халыкара фестиваль бара. Ул яшүсмерләрнең массакүләм матбугат чаралары һәм киностудияләренең халыкара фестивале. Арчада аларны Укучылар сараендагы "Нур" телестудиясе каршы алды. "Балаларның "Нур"телестудиясе җитәкчесе Зөлфирә Зарипова балалар белән кунакларга тулы программа әзерләделәр.
01.05.2024
Авылдашым Мәхмүт абый
Язмам авылдашым, җор телле, һәрчак шат күңелле, тормышны яратып яшәгән Мәхмүт Гайфулла улы Габдрахмановның якты истәлегенә багышлана.
Мәхмүт абый 1926 елда Арча районының Кече Төрнәле авылында крестьян гаиләсендә туа. 1943 елда унҗиде яшьлек егет үз теләге белән фронтка китә. Хәрби комиссариаттан аларны шунда ук Суслонгерга җибәрәләр, газап, михнәтләр тулы 6 ае шунда өйрәнүләрдә уза.
28.04.2024
Арчада Тукай марафоны узды
Йөгерү ярышында барлыгы 200гә якын кеше катнашты. Балтач, Саба, Кукмара районнарыннан, Казаннан һәм Марий-Эл республикасыннан дә килгәннәр иде.
Марафон Арча Мәдәният йорты каршындагы башланып китте. Катнашучыларны районы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов сәламләде.
28.04.2024
Бүген Арчада коры елгаларны, юл буйларын чистарттылар, агачларны буядылар
Өмәгә Арча станциясендәге Арчаның 2нче мәктәбе, 4нче мәктәбе, Арча агросәнәгать һөнәри көллияте филиалы коллективлары һ.б.чыкты.
27.04.2024
Яңа Кенәрдә Җиһангирлар паркы булачак
Профориентация-яшьләрне,аңлы һәм мөстәкыйль һөнәр сайлауга әзерләүнең фәнни нигезләнгән системасы. Ул һәр шәхеснең индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә ала.Һөнәр дөньясы күптөрле һәм үзгәрүчән, вакыт узу белән аларның яңалары барлыкка килә. Кеше тормышында кайда белем алуны дәвам итәргә,ягъни һөнәр сайларга,үз тормыш юлын сайларга туры килү мизгеле җитә.
26.04.2024
Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде
Казан Кремлендә Татарстан Рәисе резиденциясенең Тантаналар залында Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде.
Быел Тукай премиясе шагыйрь Ләис Зөлкарнәйгә, сынчы Кадим Җәмитовка, ТР Дәүләт хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдаровага һәм язучы, тәрҗемәче Борис Вайнерга бирелде.
25.04.2024
Казанбашта Гариф Ахунов укулары узды
Укулар Гариф Ахуновның купкырлы шәхес булуын исәпкә алып, төрле юнәлешләрдә оештырылды.
“Туган ягым чишмәләре” темасына рәсем ясау; туган як турында шигырь иҗат итү, Гариф Ахунов иҗаты буенча фәнни- тикшеренү эшләре язу, укытучылар өчен осталык дәресләре күрсәтү юнәлешләренә эшләр кабул ителде. Конференциядә чыгыш ясаучыларның хезмәтен мәртәбәле жюри бәяләде.
24.04.2024
Концлагерьда туган Исмәгыйль Габидуллин: «Андый хәлләр башка кабатланмасын иде»
Мин Исмәгыйль абый үз кулы белән язып биргән истәлекләрне укыгач, аның турында сезгә дә язарга булдым.
Яңа Ашыт авылы тарихын, аның кешеләрен барлый башлагач, концлагерьда туган Исмәгыйльне беләсеңме, дип сорадылар. “Ишетеп кенә беләм”, - дип җавап бирдем. Яңа Ашытта мәчет ачканда кайткач, менә бит Исмәгыйль, дип безне таныштырдылар. Мин аннан үзе, гаиләсе, авылдагы тамырлары турында язып бирүен үтендем. Менә ул дәфтәр минем кулымда. Яңа Кенәр Сабантуена үзе кайтып, миңа тапшырып китте. “Сеңлем, безнең турында да белсеннәр, тормышның кадерен белсеннәр, андый хәлләр башка кабатланмасын иде”, - дип тапшырды ул аны миңа.
23.04.2024
“Татарстанның мәдәни башкаласы“ республика бәйгесен Арча районы башлады
Узган ел шул исемдәге бәйгедә Арча районы Гран-при иясе булган иде. Җиңүче буларак, быел да аны безнекеләр башлады.
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында үтте ул. Районнан җиде зур автобуска төялеп дүрт йөздән артык үзешчән барды. Балалар дә, яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде. Гаилә елы буларак, күп балалы гаиләләр дә чакырылган һәм алар сәхнәгә чыкты.
22.04.2024
Райондашлырыбыз гаиләләре белән шашка уйнады
«Гаиләбез белән шашка уйныйбыз» турниры гаилә елы уңаеннан уздырылды
20 апрель көнне Арча укучылар сараенда районыбызның иң оста шашка уйнаучылары көч сынашты. "Гаиләбез белән шашка уйныйбыз" турниры район мәгариф идарәсе һәм «Укучылар сарае» тарафыннан оештырылды.
21.04.2024
Тирә-юнебез чиста, матур булсын!
Районда чисталык, төзекләндерү, яшелләндерү икеайлыгы бара.
1 апрельдән 31 майга кадәр. Җир өсте кардан ачылгач, бар чүп-чар күренә башлый. Тизрәк аларны җыештырып алырга иде. Арчада һәм авылларда хезмәт коллективлары, шәхси, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өмәләргә чыктылар. Чүп-чарны җыялар, тырмалыйлар, эрергә өлгермәгән карларны тараталар.
20.04.2024
Яңа Кенәргә көрәшчеләр җыелды
2010нчы елгы яшүсмерләр һәм алардан кечерәк яшьтәгеләр көрәште.
Казаннан спорт комитетыннан Марсель Таһиров кайтты. Идеясе һәм иганәчелек итүчесе Яңа Кенәр мәчете. Оештырып йөрүчеләрнең берсе - ветеран педагог Ришат Садыйков.
19.04.2024
Күршең шундый булсын!
Рүзәл Баязит улының үзенең дә юбилей көннәре – автотранспорт предприятиесен җитәкли башлавына 40 ел тулган.
Ике җитәкчегә дә район халкы өчен бик тә кирәкле оешмаларны таркатмый саклап кала алулары өчен рәхмәт. Бүген дә автобуслар төгәл сәгать кебек йөреп тора, МСО осталары күп фатирлы йортлар, клублар төзи. Алар төзегән биналар районыбызны, шәһәребезне бизи.
18.04.2024
Арча педагогика көллиятендә кунаклар
«Әлифба» музеенда әлифбачы Рәмзия Вәлитованың 110 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.
Музей җитәкчесе Дамир Таҗиев юбилейга алдан әзерләнде. Әлифбачылар Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вәгыйзовның укучыларын юбилейга дәште. Кайбычтан да килделәр.
Рәмзия Гыйләҗетдин кызы Вәлитова (кыз фамилиясе Баязитова, ире буенча Вәгыйзова) 1914 елның 29 мартында Стәрлетамак шәһәрендә 4 балалы гаиләдә туган.
17.04.2024
Арча районында Гаилә елына багышланган “Гаиләле ШТК” лигасының беренче туры узды
Район мәдәният идарәсе авыл җирлекләре арасында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” форматындагы уеннарга старт бирде
26 марттан 11 апрельгә кадәр Гаилә елына багышланган “Гаиләле ШТК” лигасының беренче туры узды.
16.04.2024
Арчада 17 ел (1989-2006) редактор булып эшләгән Тәлгать Кавиевич Гомәровны юбилее белән котлыйбыз
17 ел редактор! Авыр хезмәт. 90нчы еллар. 21нче гасыр башы еллары. Матбугатка илдәге сәясәт белән бергә атларга кирәк. Кимчелекләрне, тормыштагы уңай күренешләрне күрергә, аларны газета битләрендә яктыртырга, район җитәкчелеге белән килешеп эшләргә кирәк. 90нчы еллар СССР таркалган еллар, базар реформалары, тирән, икьтисади һәм сәяси кризис кичергән еллар.
15.04.2024
Нәсел җебем синдә, Арча!
22апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында «НӘСЕЛ ҖЕБЕМ СИНДӘ, АРЧАМ!» дип аталган Арча сәнгать осталары концерт-тамашасы узачак.
14.04.2024
Чисталык ике айлыгы бара
1 апрельдән 31 майга кадәр районда чисталык, төзекләндерү, яшелләндерү айлыгы бара. Кыштан язга чыкттык. Карлар да эреп бетте диярлек. Җир өсте кардан ачылгач, бар чүп-чар күренә башлый. Тизрәк аларны җыештырып алырга иде. Бүген Арча шәһәр советы башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигьмәтҗанова, Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәәтуллина белән рейдка чыгып кердек. Элеккеге еллар белән чагыштырганда Арча күпкә чистарды. Капка төпләренә теләсә нәрсә куймый башладык. Үз тирәбезне җыештырабыз. Чисталыкка ни җитә!
13.04.2024
“Җидегән чишмә“ белән “Яшьлек“ артистлары очрашты
Халыкара театр көне уңаеннан китапханә хезмәткәрләре педагогика көллиятендә “Театр-сихри дөнья” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара уздырды. “Җидегән чишмә“ Арча халык театры һәм педагогика көллияте каршында эшләп килүче “Яшьлек“ театр студиясе артистлары очрашты.
12.04.2024
Пөшәңгәрдә бердәм халык
Пөшәңгәр авылы халкының бердәмлеге һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә бик күп эшләр башкарылган.
Махсус хәрби операция барган зонадагыларга гуманитар ярдәм җибәрүгә яшьләр генә түгел, өлкәннәр, балалар да актив кушылган.
Без Пөшәңгәр күпфункцияле үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илүзә Шәвәлиева белән сөйләштек.
11.04.2024
Наласа авылы мәчетендә матур бәйрәм булды
Бик матур бәйрәм булды биредә. Гает намазына мәчет тулып халык килде. Читтә яшәгән авылдашлары да кайткан. Соңыннан Фәридә Галиуллина үзе дини белем биргән өченче, дүртенче, бишенче сыйныф укучылары катнашында һәм Зөфәр хәзрәт Нәҗметдинов ярдәме белән балалар өчен бәйге рәвешендә чара үткәрде. Катнашучылар башваткычлар чиште, дини сорауларга җавап эзләде, дини сүзләр язды, татар халкының дини йолаларын күрсәтте. Азан әйтү, барлык нечкәлекләрен күрсәтеп намаз уку, сүрәләр уку бәйгеләре булды. Мәдрәсәдә укучылар гына түгел, тамашачы балалар да катнашты. Әти-әниләр хуплап, алар өчен җан атып торды.
10.04.2024
Өченче тапкыр киттеләр
Ташкичүдән Тәнзилә Вәлиева белән Гөлфия Мәгъсумова өченче тапкыр махсус хәрби операция барган зонага гуманитар ярдәм илтә китте. Бу хакта безгә Тәнзилә ханым юлга чыгар алдыннан хәбәр итте.
Бу юлы без дүрт машина белән барабыз. Бер КамАЗ һәм өч җиңел машина. Бер җиңел машинаны госпитальдә калдырачакбыз, - диде ул.
09.04.2024
«Сөембикә» финалда!
Арчадан Илһамия Гыйлаҗиева җитәкчелегендәге "Сөембикә" бию коллективы Мәскәүдә булып, "Танцуй, Россия" дип аталган бәйгедә җиңү яулап кайтты. Анда бөтен Россиядән бию коллективлары җыелган.
Биючеләребез башта Сочида чыгыш ясап, ярымфиналга үткән. Һәм ярымфиналда уңышлы чыгыш ясап, финалга чыккан. Хәзер аларны тагын Мәскәү көтә.
08.04.2024
Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова: «Максатыбыз – яшь алмаш әзерләү»
Арча Мәдәният йортында “Сәхнә арты” проектына старт бирелде
27 март ел да Халыкара театр көне буларак билгеләп үтелә. Осталык дәресләре, очрашулар, тәҗрибә уртаклашу... Проектның максаты шундый үзенчәлекле юл белән халык театрына яшь алмаш әзерләү.
07.04.2024
Арчалар Яшел Үәннән 11 алтын, 6 көмеш, 7 бронза медаль алып кайтты
Үткән якшәмбедә “Арча” спорт комплексында таэквондо белән шөгыльләнүче балалар Яшел Үзән районы Осиново бистәсенә ярышка бардылар. “Мангуст” спорт клубының республика турниры булды.
06.04.2024
Арча интернатыннан да яхшысы юк!
Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты ачылганга 22 ел
Туган көнне матур итеп билгеләп үттеләр. Казаннан Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле кайтты. Арчаның “Рус җыры” ансамбле, район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина бер төркем ветераннар белән килде.
05.04.2024
Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле
2024 ел Русиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаиләле кешенең күңелендә һәрчак җылылык бөрки. Һәрбер гаиләнең истәлекләргә бай үткәне, буыннан – буынга күчкән гореф – гадәте була. Учакны гел дөрләтеп торган гаилә башлыгы үзенең бар тырышлыгын гаиләсенә бирә. Әлеге кайнарлыкны суытмый, күмерен чәчми – түкми саклаган гаиләнең йөрәге дә була.
04.04.2024
Райондашыбыз Габдрахман бабайга 102 яшь тулды
Симетбаш авылында туып-үскән райондашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман ага Сафинга 31 мартта 102 яшь тулды. Ул хәзерге вакытта Казанда улы Габделнур гаиләсендә яши.
04.04.2024
Питомник клубында дини кичә үткәрелде
Плодосовхоз авыл клубында, Рамазан ае хөрмәтенә мөнәҗәтләр, вәгазьләр, догалар кичәсе үткәрелде.Питомникта яшәүче Гөлчәчәк абыстай үзе, аның шәкертләре, Питомник халкы һәм "Яшь йөрәкләр" халык вокаль ансамбле катнашты.Кичәне Гөлчәчәк абыстай дога белән башлап җибәрде, Дания апа,Фирәүзә апа, Саймә апа, Фәүзия апалар дәвам иттеләр.
03.04.2024
Арчаның яшь талантлары Йошкар-Оладан уңышлар белән кайтты
30 март көнне Йошкар-Ола шәһәрендәге Татар мәдәнияте республика үзәгендә “Чулпан” балалар иҗатының III Төбәкара биеннале узды.
Конкурста Арча сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты һәм уңышларга иреште.
02.04.2024
Шушмабаш мәктәбендә түгәрәк өстәл артында һөнәр алу турында сөйләштеләр
Шушмабаш мәктәбендә “Шәхес тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды
Шушмабаш мәктәбенә килеп керүгә истәлек такталарына күз төшә. Алар берничә. Яңа куелганы – Шушмабаш мәктәбендә 1968-1978 елларда укыган Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Габделхәй Кәримовка багышланган.
01.04.2024
Адиләнен чираттагы җинүе. 8 нче медаль!
Укучылар сараенда шашка ярышллары булды. Тренер Хәйдәр Зәйнуллин хәбәр итә.
Укучылар арасында шашка буенча 2 нче этап район ярышларында 2015-2017 нче елгы ин кечкенэ яшьтэге кызлар торкемендэ Арчанын 6 нчы мэктэбеннэн Адилэ Хэбибуллина кабат район чемпионы исеменэ лаек булды. Бер атна элек ул шахмат буенча да беренче урынны алган иде. Шашка- шахмат буенча ул район ярышларында 8 тапкыр катнашты, 6 тапкыр чемпион калды́, 2 тапкыр 2 нче урынны алды. 2 нче сыйныф укучысы очен бик зур нэтижэ бу.
31.03.2024
Мәдәният хезмәткәрләре – ифтарда
27 мартта Ташкичү Мәдәният йортында беренче тапкыр Арча районы мәдәният хезмәткәрләренең ифтар мәҗлесе үткәрелде. Анда барлыгы 40тан артык кеше катнашты. Бу хакта гомуми җыелышта авыл клуб учреждениеләре җитәкчеләре үзләре тәкъдим итә. Арча Мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Мөхетдинов күтәреп ала. Ташкичү Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Мәгъсумова белән сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева үзләрендә үткәрергә теләк белдерә. Барысы да күчтәнәчләр белән килгән иде.
30.03.2024
Арча районындагы дини яңалыклар
Мөхтәсибкә таныклык бирелде.
Әмир хәзрәт Миңнемуллин Иҗтимагый совет рәисе белән очрашты. Надия Мифтахетдинова мөхтәсибәт эшен югары бәяләде һәм район мөхтәсибенә Иҗтимагый совет әгъзасы таныклыгын тапшырды.
30.03.2024
Урта Пошалым сәхнәсендә шаянлыкта һәм тапкырлыкта көч сынаштылар
Арча районында Гаилә елына багышланган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе башланып китте
ШТК (КВН) Лигасы ике турда уза. Дүрт авыл җирлегендә уздырылган сайлап алу этапларыннан соң, район мәдәният йорты сәхнәсенә иң көчле командалар чакырылачак.
28 март көнне шаян һәм тапкыр райондашларыбыз Урта Пошалым мәдәният йортына җыелды. Үрнәк, Төрнәле, Күлтәс, Казанбаш, өч Пошалым, Иске Кырлай һәм Апаз авыл җирлегеннән "Каен тузлары", "Безнекеләр", "Чыбык очы туганнар", "Әп-әз" командалары чыгыш ясады.
30.03.2024
Арчада Саха республикасы (Якутия) укытучылары кунак булып китте
Саха республикасы делегациясе Арчага гел килеп тора. Бу юлы укытучылар килде балаларга белем бирү, уку шартлары, дәүләт телләрен укыту, белем бирүдәге яңалыклар белән кызыксындылар
Арчага бер төркем Якутия укытучылары – Якутск С.Ф.Гоголь исемендәге педагогика көллиятенең директор урынбасары Норгустана Иванова һәм әлеге көллият базасындагы башлангыч мәктәп укытучылары килде.
29.03.2024
Арчада Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ифтар мәҗлесләре үткәрелә
Арча рухи-мәгърифәт үзәгендә уразаның беренче көненнән ифтар мәҗлесләре үткәрелеп килә.
Шуларның берсендә безгә дә катнашырга туры килде. Ул көнне ифтар ашын Рәшит улы Рәдис үткәрде.
28.03.2024
Чиканаслар сәхнәдә
Ана һәм хатын-кыз. Бу ике төшенчә бер-берсеннән аерылгысыз. Хатын-кызның бөтен матурлыгы ана булуда шул.
Чиканас мәдәният йортында үткән спектакльдә үзешчән артистлар тамашачыларга менә шуны җиткерергә тырышты.
27.03.2024
Арча районында Гаилә елына багышланган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе башланып китте
"Гаиләле ШТК"да районыбыз авыл җирлекләре гаиләләре үзләренең иҗади сәләтләрен шаянлык һәм тапкырлык аша күрсәтә. ШТК Лигасы ике турда узачак. Беренче тур авыл җирлекләрендә барса, финал өлеше Арча мәдәният йортында уздырылачак. Сайлап алу турлары Яңа Кенәр, Урта Пошалым, Утар Аты, Иске Чүриле авыл мәдәният йортларында үтә. Барлыгы 18 команда катнашыр дип планлаштырыла.
26.03.2024
Ачык дәрес
Ветеран укытучы, җитәкче урыннарда эшләгән Шәфигулла Гарипов яза.
Ачык дәресУкытучылар белән очрашканда гел мәктәп тормышы турында сөйләшәбез, ә ул бүтәнчә була да алмый. Алар күбрәк аттестация үтүләре, төрле конкурсларда катнашулары, шул максат белән ныклап хәзерләнеп ачык дәрес бирүләре турында сөйлиләр. Шул вакытта минем дә, уйламаганда, төшемә дә кермәгән көнне ачык дәрес биргәнем исемә төшә, хәтеремдәге истәлекләр яңара.
25.03.2024
Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2024
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024» Бөтенроссия һөнәр бәйгесе Казан шәһәренең «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында узды. Дүрт көн барды. Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән 20 укытучы дәрес, сыйныф сәгате, осталык дәресе, методик остаханәләр күрсәтеп, төрле яклап сыналдылар. Әлеге бәйгедә Арча 7нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Лилия Әгъзәм кызы "Һөнәренә тугрылык өчен" номинациясендә җиңү яулады.
24.03.2024
Арча агросәнәгать көллиятенә 80 ел
Һөнәр уку йорты күпме белгечләр әзерләп чыгарган!
23.03.2024
Арчада фатирник форматындагы әдәби-музыкаль чара узды
22.03.2024
Якташыбыз Татарстан Язучылар берлеге рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә (ВИДЕО)
Татар теле өчен җанатып яшәгән райондашларыбыз белән горурланабыз.
Курса разьездында яшәүче Әнисә Әхтәмова "Татар сүзе" Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә үзе язган шигырьне сөйләп, жюри рәисе, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
21.03.2024
Кайтмый калсам, көтәрсеңме?
“Җидегән чишмә” Арча халык театры яңадан сәхнәдә. Алкышларга караганда спектакль премьерасы уңышлы да үтте.
Бу юлы коллектив театр сәнгатен яраткан, шул ук вакытта бик таләпчән Арча тамашачысына Илдар Юзеевның “Кайтмый калсам, көтәрсеңме?..” исемле моңсу комедиясен тәкъдим итте.
20.03.2024
Арчада тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен «Сәламәтлек чаңгысы» чарасы узды
20 март көнне Арчаның үзәк стадионында районның инвалидлар җәмгыяте һәм "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәге белән берлектә чаңгы ярышы узды. "Сәламәтлек чаңгысы"нда ("Лыжня здоровья") әлеге үзәктә дәваланучы балалар катнашты. Балаларга чаңгылар спорт мәктәбе карамагындагы "Чаңгы базасы"ннан бирелде.
19.03.2024
Арчалыларны Нәүрүз бәйрәменә чакырабыз
Бәйрәмгә килсәгез, үкенмәссез: бәйрәм концерты карап, халык уеннарында, мастер-классларда гына катнашып калмыйча, әле генә табадан төшкән тәмле коймак, кайнар чәй белән дә сыйлана алачаксыз.