События

Файдалы очрашу 11.12.2015

Файдалы очрашу

11 нче декабрь көнне Иске Ашыт мәктәбенә укучылар белән очрашуга Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ахметов Хәниф Халилович  килде. Ул  көзге-кышкы чорда бозда куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында профилактик әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында “Юка боз куркыныч”, “Боз катламы булган сулык­ларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм куркыныч туган очракта коткару чаралары” дигән темага роликлар күрсәтелде. Шулай ук укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре белән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, аларны боз ныгыганчы сулыкларга керүне тыю буенча инструктажлар үткәрелде.Шуны истә тоту мөһим: сулыкларда боз тигез барлыкка килми, бер урында ул калынрак, икенче җирдә юкарак була. Аның калынлыгын аяк белән тибеп тикшерергә ярамый, таяк яи­сә пүлән белән суккач су чыкса, димәк, боз өстендә йөрергә ярамый.  

Бозның калынлыгы җиде сантиметрдан да ким булмаганда куркынычсыз, шугалак ясау өчен – унике, җәяүлеләр чыгып йөрү өчен унбиш сантиметрдан ким булмаска тиеш.Көзге боз көзге калынлыгы гына булса да ышан, дисә­ләр дә, көчле салкыннар башланмыйча сулыкларда боз ныгымый. Кичке һәм төнге вакытта боз зур булмаган авырлыкны чыдата, ә көндезләрен кояш нурлары тәэсирендә ул көпшәкләнә, йомшаклана. 

Беренче боз хасил булу белән балаларның хоккей уйнау һәм шугалакта шуу теләге барлыкка килә. Ата-аналар балаларын караучысыз елга буена җибәрмәсеннәр иде. Һәммәбезгә дә игътибарлы булу һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим.

Чыганак: http://trkarcha.ru/faydalyi-ochrashu/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение