События

Арчада шагыйрә Гөлара Шәрипова белән очрашу 18.12.2021

Арчада шагыйрә Гөлара Шәрипова белән очрашу

Гөлара Шәрипова дүрт бала әнисе. Гаиләсе белән Каазанбаш авылында яши. Шигырьләр яза. Яңа гына китабы чыкты. Әле тагын 500ләп шигырем бар,ди. Гөлараны Арчада гына түгел, республикада да беләләр. Шигырьләренә җырлар язалар, юморчы, нәфис сүз остасы Раил Садриев кебек күренекле артистлар аның шигырьләрен укыйлар. Бүгенге очрашуда да зурладылар. Тулырак итеп район газетасына язарбыз. Очрашу район үзәк китапханәсендә үтте. Очрашуны Рилә ханым Абдрахманова алып барды. Раил Садриев сөйли торган бер шигырен тәкьдим итәбез.


ТОРМЫШ АВЫР, ДИБЕЗ...

Тормыш авыр, диеп зарланабыз,
Кем күргән соң мондый тормышны?
Тәмле ашый, матур киенәбез,
Шушы әллә начар тормышмы?

Өйләребез җылы, газ ягабыз,
Уты-суы кергән , ни кирәк?
Автобусны хәттә туктаттылар,
Машинасыз кеше бик сирәк.

Кер юмыйбыз, автоматка гына,
Тапшырдык без шушы эшне дә.
Мультиварка, микровалновкалар,
Эшләп тора һәрбер кешедә.

Алтын-көмеш, затлы туннар өстә,
Ә үзебез һаман туймыйбыз.
Дөньялары биргәк авыр диеп,
Бер Ходайдан ярдәм сорыйбыз.

Ялгышабыз, тормыш бик тә әйбәт,
Начарланды хәзер үзебез.
Булганына без канәгать түгел,
Гел яхшыда гына күзебез.

Шөкер итик әйдә булганына,
Мал артыннан кумыйк, тын алыйк.
Элек кеше ничек яшәгән, дип,
Бераз гына әйдә уйланыйк.

Кәнәгать һәм рәхәт яшәделәр,
Дус һәм тату иде кешеләр.
Булганына шөкер итә белеп,
Тыныч кына дөнья көттеләр.

Мичкә яктык көнгә ничә тапкыр,
Авыр диеп, сыкрап дәшмәдек.
Бер киемне кидек ничә еллар,
Зарланмадык, җырлап яшәдек.

Өй тутырып үсте бала-чага,
Сагынмыйбыз шуны кайсыбыз.
Арттырмыймын әле хәерче, дип,
Хәзер инде бала тапмыйбыз.

Машина да кирәкмәде элек,
Җәяү йөрде халык, үлмәде.
Бүгенгедәй яхшы тормышны ул,
Төшен дә дә хәттә күрмәде.

Тормыш авыр, дибез, зарланабыз,
Зарланырга бармы сәбәбе?
Бар да җитә, хәттә артып китә,
Туктагачтын гомер сәгате...

Гөлара Шәрипова

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-shagyyr-glara-shripova-beln-ochrashu


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение