События

Яңа елдан искечә яңа елга кадәр нинди чаралар булачак? 23.12.2021

Яңа елдан искечә яңа елга кадәр нинди чаралар булачак?

Чаралар белән программадан таныша аласыз

25 декабрь көнне Арчаның үзәк стадионында Үзәк чыршыны ачу тантанасы була. Һәм шул көннән алып Искечә Яңа елга, ягъни 13 гыйнварга кадәр төрле мәдәни һәм спорт чаралары үткәреләчәк. 

25 декабрь көнне чара балалар өчен күңел ачу программасы белән башланып китәчәк. Аларны осталык класслары, төрле уеннар, квест+программа көтә. 

Махсус кунаклар да булачак. Татарстанның атказанган артистлары Фәридә+Алсу дуэты, Николай Еоновалов, яшь җырчылар Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Алсу Вәлиуллина чыгыш ясаячак. 


Фото яндекстан алынды


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yaa-eldan-iskech-yaa-elga-kadr-nindi-charalar-bulachak


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение