События

Арчада гер спорты буенча ярышлар узды 13.12.2015

Арчада гер спорты буенча ярышлар узды

12 декабрь көнне  «Арча» яшүсмерләр һәм балалар спорт мәктәбендә район мәгариф идарәсе һәм гер спорты  федерациясе  район мәктәпләре арасында 1999-2000,2001-2002,2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар катнашындагер спорты буенча шәхси-команда беренчелеге узды.

Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов, Арча районының гер спорты буенча Федерация җитәкчесе Евгений Андреев катнашты. Беренчелектә 102 спортчы катнашты. Ярышлар өч яшь группаларына бүленеп үткәрелде.

Командаара беренчелектә беренче урында Яңа Кырлай мәктәбе, икенче урында Сеҗе, өченче урында Утар-Аты мәктәбе укучылары. Барлык җиңүчеләр район гер спорты Федерациясе тарафыннан истәлекле бүләкләр һәм медальләр белән бүләкләнде.

Чыганак: http://trkarcha.ru/9487-2/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение