События

Ветеран-педагог Илдус Сәгъдиев “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнде 25.12.2021

Ветеран-педагог Илдус Сәгъдиев “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнде

Районыбызның хөрмәтле ветеранына әлеге бүләкне ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов тапшырды.

Озак еллар нәтиҗәле эшләве, мәгариф өлкәсендәге уңышлары, яшь укытучыларга һөнәри яктан үсәргә булышканы өчен һәм 85 яшьлек юбилее уңаеннан Сәгдиев Илдус Габдрахман улы “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнде.

Илдус Габдрахман улы Сәгдиев исеме районда күпләргә таныш. Педагог-мөгаллим, педагогика хезмәте ветераны Арча педагогика көллияте тарихында аерым урын алып тора. 22 ел гомерен ул әлеге уку йортын җитәкләүгә багышлый. “Бүген мин бик бәхетле, – дип рәхмәт сүзләре җиткерде ветеран. – Балалар, оныклар, оныкчыклар, туганнардан кала минем өчен бик якын педагогика көллияте бар. Бик зур рәхмәт сезгә”.

Бу көннәрдә хөрмәтле ветеран 85 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан хезмәттәшләренең, якыннарының, дусларының, үзе укыткан студентларының ихлас котлауларын кабул итә. Без дә Илдус Габдрахман улын  чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә рәхмәтләргә төренеп яшәргә язсын Сезгә, Илдус абый!

Илдус Сәгдиев турында хезмәттәшләре язган истәлекләр белән газетабызның 24 декабрь санында укый аласыз.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/veteran-pedagog-ildus-sgdiev-maktauly-ostaz-bilgese-beln-b...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение