События

Яңа Кенәрдә ныклап төзекләндерелгәннән соң мәдәният йорты ачылды 29.12.2021

Яңа Кенәрдә ныклап төзекләндерелгәннән соң мәдәният йорты ачылды

Узган җомгада Яңа Кенәрдә ныклап төзекләндерелгәннән соң мәдәният йорты ачылды.

Беренче булып үзен сиздергәне – җылылык.

Биредә үзәккә үтәрлек суык була иде. Бәдрәф ясаганнар, тәрәзәләрне алыштырганнар, идәннәргә плитә җәелгән, сәхнәсе матурланган... Үзгәреш бик зур. Яктырып, нурланып киткән, мәдәният учагына охшап калган. Икенче катта китапханәдә дә шул ук хәл. Кызлар сөенеп туя алмый. Өстәвенә иганәче биргән акчага стеллажлар да алып куйганнар.

Матурны кем яратмый. Яңа Кенәр халкы да бик канәгать. Мәдәният йортын ачу тантанасына зурлап әзерләнгәннәр. Көн суык булуга карамастан, урамда мичтә коймак пешереп, кунакларны кайнар чәй белән сыйлыйлар. Эчтә кул эшләре күргәзмәсе оештырылган. Гармунчылар  татар халык көйләрен суза. Төп кунаклар – район башлыгы Илшат Нуриев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов кызыл тасманы кисү өчен Кыш бабай белән Кар кызын чакырып алдылар.

– Яңа Кенәр халкы фикерен истә тотып, 300 урынга исәпләнгән мәдәният йорты төзекләндерелде. Шундый мөмкинлекләр тудырырлык программалар булдырган өчен илебез, республикабыз җитәкчеләренә зур рәхмәтлебез. Актив булганыгыз, үз фикерегезне туры итеп әйтә белгәнегез өчен сезгә рәхмәт, – диде Илшат Нуриев һәм бүләк итеп йөз мең сумлык сертификат тапшырды.

Шулай ук ул ныклап төзек-ләндерү эшләрен башкарган “КСМ” ширкәтенә рәхмәт белдерде, җитәкчесе Салават Нуриевка, аеруча зур тырышлык куйган хезмәткәрләре Айдар Сафин, Рәсимә Абдуллаҗанова, Ильвир Гайнетдинов, Радик Гыймадиевка үзенең Рәхмәт хатларын, өлкән прораб Азат Җәләлетдиновка бүләк тапшырды.

– Авыл мәктәпләрен төзекләндерү буенча да программа эшләдек. Яшьләргә шартлар тудырган очракта гына авылларны саклый алачакбыз, – диде Илдар Гыйльметдинов.

Җәүдәт Галимуллин авыл халкы исеменнән рәхмәтен белдерде. “Хисап җыелышында мәдәният йортын төзекләндерү мәсьәләсе күтәрелгән иде. “Ныклап төзекләндерергә була. Тик башта программага кертергә кирәк”, – диде район башлыгы. Шунда катнашкан ТР мәдәният министры Ирада Әюпова ничек тә программага кертергә тырышырга вәгъдә бирде. Һәм менә бүген яңартылган бинада утырабыз”, – диде ул.

Чара концерт белән дәвам итте. Анда Арча Мәдәният йорты һәм авыл үзешчәннәре чыгыш ясады.  


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yaa-kenrd-nyklap-tzeklnderelgnnn-so-mdniyat-yorty-achyldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение